+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
18 Июня 2022, 10:40

Авылга “Суфия” мәчете ямь бирәчәк

Изге җомга көннәренең берсендә Уфа районының Булгаково авылында мөһим төзелеш башланды.

Авылга “Суфия” мәчете ямь бирәчәкАвылга “Суфия” мәчете ямь бирәчәк
Авылга “Суфия” мәчете ямь бирәчәк
Эш сөйгәнне – ил сөя

Мондагы мәчет төзелешен Ринат Гыйззәтуллин башлап җибәргән һәм чыгымнарның төп өлешен күтәргән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булса да, нәсел тамырлары да, күңел җепләре дә хәзер Булгаково авылы белән тыгыз бәйләнгән. Ринат Тимербай улының барлык хезмәт биографиясе нефть тармагы белән бәйле. Инде күптән хаклы ялда булса да, бүген дә эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен дә күп көч сала. Заманында нефтьче­ләр оешмасы үзенең хезмәткәрләре өчен шушындагы җирләрне ала. Мәчет биләмәсе дә шуның нәтиҗәсендә һәм Ринат Тимербай улының тырышлыгы белән барлыкка килә. Мәчет салдыру турындагы изге уй-нияте турында ул иң тәүдә га­зиз әнисенә – Суфия Сираҗетдин кызына җиткерә. Шулай, аның белән киңәшләшеп, хәер-фатыйхасын алып эшкә тотына. Әлбәттә, ана кеше улының мондый изге башлангычын хуплый гына һәм, Ходайдан ярдәмнәрен сорап, догаларын кыла, үзе дә кулыннан килгәнчә төзелеш эшенә пенсиясеннән акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Кызганычка каршы, Ринат Тимербай улының әнисенә бу шатлыклы көннәрне күрергә насыйп булмады, ләкин булачак мәчет хәзер аның исемен йөртәчәк.
Ринат Гыйззәтуллин сөйләвенчә, мәчет булдыру мәсьәләсенә ун еллап элек тотыналар. Башта җир­ләрне рәсмиләштерәләр, документлар әзерләү өчен дә вакыт кирәк. Төзелеш материаллары да кайтарылган. Узган елның көзендә нигезен салсалар, шушы көннәрдә мәчетнең стеналарын күтәрергә тотындылар. Эшләрне башкаручы бригада егетләренә дә зур өметләр баглыйлар: барысы да дини, намаз укыйлар, димәк, үз бурычларын да намуслы башкарырлар, дип ышаналар. Ал­лаһның ярдәме белән эшләр көйле генә барса, Корбан гаетен шунда үткәрергә исәп тоталар. Бу вакытка иман йортының түбәсен ябып куярга ниятлиләр.

Үзенчәлекле проект

Ә мәчет бик күркәм булырга охшаган. Берен­чедән, моның өчен бик матур урынны сайлаганнар. Якында гына – каенлык. Мәчетнең биләмәсен дә узган елның көзендә коймалап, анда төрле-төрле агачлар утыртканнар: гадәти зәңгәр чыршылардан тыш, безнең як өчен чит булган, ләкин мондагы климат шартларына яраклаштырылган пальмалар да урын алган. Алар кышны яхшы гына үткәргән: яфрак ярып, бу урынны үз итүләрен белдереп, тирә-якка ямь биреп утыралар. Шулай ук барлык комму­никацияләр дә үткәрелгән: су бар, барлык таләпләргә туры китереп, канализация ясаганнар, газ да якында гына үтә. Аны мәчеткә сузу әллә ни зур проблема булмаячак. Даими рәвештә өмәләр дә үткәрелеп тора. Булгаково авылында төрле милләт вәкилләре яшәвенә карамастан, мондый изге эшкә барысы да актив кушыла, ди Гыйззәтул­линнар.
Мәчетнең проектын да киңәшләшеп, бергәләп сайлаганнар. Башта, әлбәттә, төрле районнарда, өлкәләрдә булып, шундагы мәчетләрне дә карап чыкканнар. Нәтиҗәдә, Әлшәй районындагы мәчеткә охшатып эшләргә карар иткәннәр. Проектка күз салсаң, бер генә катлы булуына карамастан, бик уңайлы: ир-егетләр, хатын-кызлар заллары, уку бүлмәләре каралган, манарасы да бик биек һәм күркәм булмакчы.
Мәчетнең биләмәсе дә зур гына. Шушы көн­нәрдә анда чатыр куярга җыеналар. Бу инде тө­зелеш эшләре тәмамланганчы җомга намазлары, бәй­рәмнәр үткәрү һәм үзенә күрә халык белән җые­­лышып аралашу, киңәшләшү урыны да булачак. Мәчеткә юл аша гына аерым участокта киләчәктә мәдрәсә, кибет һәм имам өчен йорт салу да кү­заллана. Бу эшкә соңрак тотынырга те­лиләр. Ул вакытка, бәлки, иганәчеләр, изге эшләрне тормыш­ка ашыруда ярдәм итүчеләр дә табылыр, дигән өмет бар.
Бу авыр заманда мәчет төзү җиңел гамәлләрдән түгел. Әмма Аллаһның рәхмәте белән, бу зур һәм изге эшне башлап җибәргәннәр. Ә башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр.

Үз гәзитләре дә булачак!

Ә бу изге эштә Ринат Гыйззәтуллинның ярдәм­че­ләре дә бихисап. Дуслары, туганнары акчалата ярдәм итә. Ә мәчетнең төзелешен күзәтү астында тотуда, оештыру эшләрендә аның имам-хатыйбы итеп тәгаенләнгән Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов­ның ярдәме бәһаләп бетергесез. Әйткәндәй, мондый эшләрдә Исмәгыйль Әхтәм улының тәҗрибәсе зур. Үз гомерендә аңа берничә мәчет төзетергә, байтак еллар дәвамында имам-хатыйп вазыйфасын башкарырга туры килгән. Әлеге вакытта ул Кырмыскалы районының Илтирәк авылында да шушы бурычларны башкара.
Тагын бер шатлыклы хәбәре белән уртаклашты имам-хатыйп: тиздән бердәм көч белән мәчет каршында “Суфия” дигән гәзит нәшер ителә башлаячак. Дини басманы аена бер тапкыр чыгарырга ниятлиләр. Кыскасы, бихисап изге уй-ниятләр бе­лән яшиләр авылда. Аларны тормышка ашыру өчен дәртләнеп эшлиләр.

Ходайга тапшырдык!

Җомга көн – мөселманнарның догалары һәм изге гамәлләре кабул була торган көн, бу көнне кылган изгелекләрнең әҗер-савабы да күпкә арзуррак. Шуңа бу зур эшне дә изге көндә барлык йоласына туры китереп башлап җибәрергә карар иттеләр. Гомумән, эшкә һәрвакыт изге дога белән тотынырга кирәк. Эшләрнең уңышлы тәмамлануы гына түгел, аның нәтиҗәсе дә хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе мөһим бит, ди имам. Менә бу көнне дә мәчет биләмәсендә бәй­рәм оештырылды. Исмәгыйль хәзрәт үзе исе­мен­нән корбан чалып, Коръән сурәләре укып, күр­кәм табын корып, изге эшкә башлангыч бирде.
Бу көнне үзләрен генә түгел, киләчәк буынны да кайгыртып йөрүче кешеләр белән танышып, халкыбызның киң күңеллелегенә, ярдәмчеллегенә соклануым тагын да артты. Әлеге чарага авылның иң хөрмәтле, өлкән кешеләрен чакырдылар. Сәкинә апа Батыршина, Галия апа Кодакаева, Рәсимә апа Дәүләтханова – барлык изге башлангычларда алдан йөрүчеләр, дин таратучылар.
Шулай, 85 яшьлек Галия Әхмәдулла кызы тумышы белән Туймазы районыннан, байтак еллар Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән. 2004 елдан бирле ул Булгаково авылында гомер кичерә. 7 яшендә үк әнисенә ияреп намаз укырга, ә 9нчы сыйныфта үзлегеннән гарәп әлифбасын өйрәнә. Гомере буе дин юлында. Монда килеп яши башлагач та, тәү чиратта, авылдашлары белән танышып, йортларда Коръән сүрәләре укып чыга. Корбан гаетен дә ул шул ук елда үз көче белән оештыра. Төрле урыннарда ашханәдә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм табыны оештырылуы турында белдерү элеп чыга. Аның шатлыгына, халык та бик күп җыела. Шулай итеп, авылдашларны берләштерүгә үз өлешен кертә ул. Өлкән яшьтәге апаларны да үзе артыннан ияртеп, дингә китерә. Исмәгыйль хәзрәт белән танышып, бу юнәлештәге эшне тагын да активлаштырып җибәрәләр, ә берничә ел элек Булгаковода “Мирас” мәчете ачыла.

Аллаһның рәхмәте өчен

Бу дөньяда нәрсәгә булса да ирешү өчен, беренчедән — тырышлык, икенчедән — куйган максатларыңны ачыклап, шуларга таба бару юлларын дөрес билгели белергә кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме – җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар туры килгәндә генә Аллаһы Тәгалә синең алдыңа юллар ача.
Ринат абый Гыйззәтуллинга да бу сый­фат­ларның барысы да хас. Күңелендә үзенең тормышы, эшләре өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт хисе белән яши ул. Шулай булмаса, мәчет салырга юл күрсәтелер, мөмкинлекләр бирелер, ярдәм итәр, булышырга әзер торучылар белән очрашу мөмкинлеге булыр идемени?! Нәтиҗәдә, авылның горурлыгы булырдай күркәм мәчет төзелә.
Шуны да әйтергә кирәк: йөрәге мәчет белән бәйле булган кеше һәрчак Аллаһы Тәгаләнең яклавы астында. Мәчеткә йөрисеңме син, аңа ярдәм итәсеңме – әҗере чиксез булачак. Иң мөһиме – бу мәчетне тиз арада төзеп бетерергә насыйп итсен, аннан соң да кешеләр, эшләрен һәм мәшәкатьләрен калдырып, бергәләшеп мәчетләргә агылсын иде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Уфа районы.

Автор фтолары.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас