

Бу - куфи Коръәннең безнең көннәргә кадәр сакланган иң борынгы кулъязмасы. Ул Ташкентта "Хәзрәт Имам" ансамбленә кергән "Муйи Мөбарәк" мәдрәсәсендә саклана. Алдан сөйләшү буенча "Госман Коръәне"нең күчермәсе дөньядагы иң танылган каллиграф Хәбибулла Салих кулы белән язылачак һәм изге Китап Уфада төзелә торган Евразия китапханәсендә сакланачак.
Хәбибулла Салих - дөньяда борынгы һәм урта гасыр Ислам каллиграфиясе буенча бердәнбер белгеч, мәчетләр реставраторы һәм ислам фәннәре профессоры. Бохараның мәшһүр "Мир Гарәб" мәдрәсәсендә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән бер курста укыган.
1918 елның башында "Госман Коръәне" Бөтенрусия мөселман советына тапшырыла, Уфага күчерелә һәм 1923 елга кадәр биредә саклана. 1923 елның июнендә Уфада мөселман руханилары съезды була, анда каралган мәсьәләләрнең берсе "Төркестан Республикасы таләбе буенча Изге "Госман Коръәне"н Төркестан мөселманнарына тапшыру" була. Комиссия оештырыла, аңа Ташкент, Әстерхан һәм Мәскәүдән мөфти һәм Диния нәзарәте әгъзалары керә. Комиссия рәисе итеп Риза хәзрәт Фәхретдин билгеләнә. Озатуда шулай ук шәркыятче Александр Шмидт катнаша. 1923 елның августында "Госман Коръәне"н махсус вагонда Ташкентка алып баралар, анда изге Китапны тапшыру рәсмиләштерелә. Уфага кайткач, Риза хәзрәт Фәхретдин "Госман Коръәне"н кайтару эше буенча Сәмәркандка сәяхәт турында" дигән хезмәт яза.
Фото: "Башинформ"