

Иң күп гыйбадәт кылучы сәхабә Әбү Дарда була. Хатыны әйтүенчә, Әбү Дарданың 360 якын дусты булган, ул алар өчен төнге намазларында дога кылган. Хатыны моның сәбәбен сорагач, Әбү Дарда: "Әгәр бер мөселман янында үз кардәше юк чакта аның өчен изге дога кылса, Аллаһ аңа фәрештә җибәрә һәм ул: "Әмин, үзеңә дә шул дога булсын", дип әйтә", - дип җавап биргән (Имам Әхмәтнең "Зөһетлек" китабыннан).
“Хәмдүн әд-Дәлләл кәгазьгә 300 дустының исемен язган һәм һәр төнне алар өчен изге дога кылган. Төннәрнең берсендә кәгазен куеп йоклап киткән. Шул ук төнне төшенә бер дусты керә һәм: “Бүген төнлә шәмеңне кабызмыйсыңмыни?” – дигән. Хәмдүн йокысыннан торып, тизрәк шәмен кабызган һәм кулына кәгазен алган” (Ибн Әл-Җәүзи).
Дустым, кулыңа ак кәгазь алып, дусларыңнан исәннәренең дә, вафат булганнарының да исемнәрен яз. Алар өчен изге дога кылуың тормышыңның бер өлеше булсын, дип яза “Кабан арты” мәчетенең Телеграмм-каналы.
Фото: pixabay.com.