+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
29 Июня 2022, 04:00

Рамазан гомрәсе

(Юл язмалары) Көтелмәгән бәхет Сәхнә түреннән яңгыраган хәбәргә зал бермәлгә өнсез калды да көчле алкышларга, хуплау авазларына күмелде. Алдагы рәттәге якташым, күренекле журналист, язучы Дилбәр Булатова борылып елмайды:– Нинди бәхетлесез, Динә апа!Ә мин көтелмәгән хәбәрдән гаҗиз калганмын. Елыйм. Юк, еламыйм, олы куанычны сиземләүдән күзләрдән, ирексездән, яшь коела бары. Өлешемә нинди зур бәхет насыйплануын аңлап бетә алмыйм шулай да бу мизгелдә. Ул шатлык ике ел ярымлап соңлап, изге Мәккә шәһәрендә кече хаҗ гыйбадәтен үтәп, Кәгъбәтулла тирәли җиденче тәвафны үткәндә генә зиһенемә, бәгыремә тулысынча барып җитәр...

Рамазан гомрәсеРамазан гомрәсе
Рамазан гомрәсе
Әле бары – 2019 елның 1 декабре. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятындагы татар китаплары бүлегенең – 25 , нәшрият эшчәнлегенең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичәнең йомгаклау минутлары. Залда – милләтебез, телебез язмышы дип янган якташларыбыз, мәртәбәле кунаклар. Тамашачылар танылган әдипләребезнең, дәүләт эшлеклеләренең чыгышларыннан, котлаулардан, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының затлы күчтәнәчләреннән тәэсирләнгән. Республикабызның хөкүмәт һәм җәмәгать оешмаларыннан төбәгебездә татар китабын нәшерләүгә, милли әдәбиятны үстерүгә көч салган хезмәткәрләргә бәсле бүләкләр, җылы тәб­рикләүләр җиткерелә тора. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев бүлеккә ноутбук бүләк итте, ана телебездә дәреслекләр мөхәррире Фирдинә Зиннәтуллинага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален, әдәби басмалар мөхәррире Гөлшат Абдуллинага Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Уфа шәһәре “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм белән мәчетнең имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфред Дәүләтшин, көтмәгәндә-уйламаганда, дәүләт нәшриятында татар китаплары чыгаруны оештыруда, шулай ук “Ихлас Шәриф” мәҗмугасын, дини басмалар, “Ихлас” ислами тәкъвимен нәшерләүдәге хезмәтемне бәһаләп, хаҗга юллама бирелүен белдерде.
Каушап калдым, миемне мең сорау бораулады. Иман ныклыгым өлгергәнме хаҗ гыйбадәтенә? Хезмәтләрем шундый зур бәһагә торышлымы, өстемә олы бурыч та йөкләтелә түгелме? Саулыгым, тәвәккәллегем җитәрме җаваплы сәфәргә? Якыннарым ризалашырмы юлга җибәрергә?

Әлбәттә, хаҗга сәфәр чыгымнарын каплауда ярдәм мөселманнар арасында еш булучан. Иң таралганы – игелекле балалары ярдәм итә ата-аналарына фарыз гыйбадәтне үтәргә. Имамнарга, дин әһелләренә мәхәллә хәллеләре хәйрия ярдәме күрсәтә. “Ихлас” мәчетендә дә хаҗга юллама бүләк итү – беренчегә түгел.

Бу хакта халык шагыйрәсе дип олыланган каләм иясе, танылган шагыйрә һәм чәчмә сүз остасы, хаҗия Дилә апа Булгакова белән соңгарак сөйләшәбез.

– “Ихлас” мәчете хаҗга юллама бүләк иткәч, югалып калдым мин дә, – ди ул. – Баш тартмакчы идем хәтта. Аксакалыбыз Барый Байков, башка хөрмәтле мөтәвәллият әгъзалары үгетләде, андый форсатны кулдан ычкындыру – килешмәгән эш, диделәр. Ул чакта 70 яшьтә идем. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин белән бергә туры килде сәфәребез изге урыннарга. Арабызда республикабыздан күренекле шәхесләр байтак иде. Соңыннан ачыклангач, ахирәтем, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән ерак түгел чатырларда яшәгән булып чыктык...

Рамазан хаҗы хикмәтле

Юллама бирелүе әйтелгәндә киләсе олы хаҗ вакыты – зөлхиҗҗә ае 2020 елның 22 июленнән 19 августынача булгач, Аллаһыга шөкер, уйланырга, әзерләнергә вакыт бар, дип сөендем. Әмма... Тормыш, һәрвакыттагыча, үз ягына борды, безнең исәп-хисап белән исәпләшеп тормавын күрсәтте...

2020 ел башыннан ук илләрдә, кыйтгаларда таҗлы вирус кәсафаты таралып, күп чикләр ябылды. Согуд Гарәбстаны Корольлегендә үз ватандашларына һәм анда торып укыган шәкертләргә генә хаҗ һәм гомрә кылырга рөхсәт бирелде. Кырыс тәртип 2021 елның азагынача шулай калды. Тик быелгы ел башында бөтен дөнья мөселманнары көтеп алган якты хәбәр таралды: хаҗга юллар ачыла!

Моңынчы да ул хәлләрне гел белешеп торган Мөхәммәт хәзрәт изге гыйбадәтне үтәүне сузмаска димләде. Анык карарга килмәгән идем әле, янәсе, бәлки олы хаҗга гайрәт итәрмен...

– Анда күпме урын бирелер, нинди шартлар булыр – билгесез. Үткән елларда ук язылып, сәфәре кичек­терелгәннәр күп. Вәзгыять тә гел үзгәрешле, бүгеннән җәһәтләү хәерле! – дип кистерде хәзрәт.

Аның шулчакта никадәр хак әйткәне әле ачыкланды: олы хаҗга тик 65 яшьтән кечеләр генә бара ала быел...

Согуд Гарәбстанына сәфәргә әзерләнгәндә, нәрсә­ләрнедер белешеп, Дилә апа Булгаковага, Мөхәммәт хәзрәткә, Фатыйма абыстай Фаткуллинага күп тапкырлар мөрәҗәгать итәчәкмен әле мин. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятындагы элекке хезмәттәшем, анда план-икътисад бүлеген җитәкләгән, хаҗ гыйбадәтен берничә ел элек үтәгән Тәслимә Вәлиева да бик эшлекле, файдалы киңәшләр бирәчәк.

Хаҗ – Исламның биш баганасының берсе. Башкалары, мәгълүм булуынча, иманга килү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү. Матди мөмкинлеге булып, сәламәт һәм камил акылдагы диндәшләребезнең изге урыннарны зиярәт кылуы фарыз санала. Коръән Кәримдә “Әли Гыймран” сүрәсенең 96-97нче аятьләрендә: “Халык гыйбадәт кылсын өчен... бар эшкә туры юл күрсәткән йорт – Мәккәдәге Кәгъбә. Аллаһ ризалыгы өчен, кешеләргә, анда барырга көче җитсә, ул өйне зиярәт кылу йөкләтелде”, – дип әмер ителә (Габделбарый хәзрәт Исаев тәфсиреннән).

Олы хаҗ елга бер генә вакытта – Гарәфә киче һәм Корбан бәйрәме көннәре кергән зөлхиҗҗә аенда, гомрә исә теләгән башка айларда кылына. Олы хаҗда да, гомрәдә дә Мәккәдә булу, ихрамга керү, Кәгъбәне тәваф кылу, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасында йөгерү, чәч кыру яки кыскарту йолалары үтәлә. Олы хаҗда өстәмә шартлар бар: Гарәфә, Минә, Мөздәлифәдә булу һ. б.

Әлбәттә, хаҗ гамәлемне мөмкин булганча камилрәк аткарасым килде. Шуңа кагылышлы язмаларны укыганда, үземә маяк булырдай хәдискә юлыктым. Имам Әл-Бохари белән имам Мөслим риваятьләреннән тупланган җыентыкта төрле бирелештә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең: “Чынлыкта Рамазанда кылынган гомрә (кече хаҗ) минем белән кылынган хаҗга тиңләштерелә”, – дигән хәдисе китерелгән иде. Шуңа таянып, хаҗга нәкъ Рамазан аенда барырга, дигән ниятем ныгынды.

Фикердәшләр тупланганда

Изге урыннарда булып кайткан хаҗи-хаҗияләр сәфәрдә Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ хезмәте оештырган төркемгә кушылырга киңәш итте: ышанычлылар, тәҗрибәләре зур, мәмләкәт белән бәйләнешләре тыгыз. Ут күршеләребезгә шалтыратып белештем, Башкортстаннан язылучылар белән дә кызыксындым, бергәләп кенә кузгалырлык юлдашым булмагач, якташларга сыенасы килде. Ләкин, ни кызганыч, андый мәгълүмат ачыкланмады. Шулчак белеп калдым: безнең төбәктәгеләр Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләренә багланышлы “Болгар Тур” рәсми хаҗ оешмасы аша юллана икән изге сәфәргә.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, “Болгар Тур”ның чакыруы да килеп керде ватсаптан: Рамазан аеның беренче ункөнлегенә хаҗга төркем туплана, оештыручысы Абдулкәрим хәзрәт, диелгән. Шалтыратып белештем, үзе Уфадан икән, күпчелек гыйбадәтчеләр дә Башкортстаннан була, дип, нияткә канат куйды. Һич икеләнми, 11 февральдә төркемгә кушылдым. Беренче сабак һәм биремнәр – мотлак белергә тиешле догаларны өйрәнү булды. “Бер телдә сөйләшкәннәр түгел, бәлки бер нияттә булганнар максатларына ирешер”, – дигән акыл ияләре. Нәкъ шулай, уртак нияттәге төркемдәшләр туплана тордык, хәзрәтебез берничә тапкыр хаҗ турында сөйләп, зум-киңәшмәләр үткәрде, сорауларга җавап бирде.

Борынгыдан калган сүз: хаҗ сәфәре никадәр авыр булса, савабы шунча күбрәк була, диләр. Шөкер, таҗзәхмәт афәте басыла төште, имин йөрелер, дип өметләнгәндә, кинәт 24 февральдә халыкара хәлләр үзгәрде. Кайсыбер илләрдә һава юллары ябылды, очышлар кыскарды, маршрутлар үзгәрде. Ватандаш туристларның илебезгә кайта алмый изаланулары турында хәбәрләр ишетелде, аларны барып алырга төрле тарафларга махсус рейслар оештырылды.

Өстәвенә, доллар кискен өскә ыргу сәбәпле, юлламаның сумнардагы бәясе күтәрелеп, 1550 доллар торган юллама 20 мартта сумнарда 163 меңгә җитте. Мәскәүгә бару һәм кайту хакы бу исәпкә керми, сәфәрдә тотынырга мая да кирәк. Без буласы шәһәрләрнең берсе – Җиддәгә 26 мартта Йәмән хөситләренең ракета һөжүме ясаганы да мәгълүм булды. Шундый иминсезлек, тотрыксызлыклар сәбәпледер, башта ишәя барган төркем шактый җыйнакланды. Шулай да, шөкер, 30 кеше юлга чыгарга әзер булып, 1 апрельдә Башкортстаннан китүчеләр Уфадан илнең башкаласына очып, Внуково аэропортында тулаем тупландык. Аннан очыш – Берләшкән Гарәп Әмирлегенә. Фарсы култыгындагы зиннәтле калага – Дубайга килеп төшеп, беренче Рамазан таңын шунда каршыладык.

Җитәкчебез сәфәргә җыенганда ук, юлчыларның ураза тотуы – үз ихтыярында, саулыгына, мөмкинлегенә карап, дип әйтә килсә дә, Дубай һава аланында дәррәү ниятләп, үз күчтәнәчләребез белән сәхәр ашыйбыз. Күмәк ризыкланудан аралар якыная, җылына төшә. Күтәренке рухта иртәнге нурларга коенган Җиддә шәһәренә очыш сизелми дә кала.

Дубайга караганда, Җиддәгә аяк басу күпкә дулкынландыргыч: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) илендәбез! Кызыл диңгез ярындагы әлеге кала булачак хаҗиләрне борыннан каршы алган: су юлы белән килгәннәр шушыннан Мәккә-Мәдинәгә юнәлгәннәр.

Шәһәрнең тарихы Башкортстанга да бәйләнешле: Гарәп илләрендә СССРның тәүге тулы хокуклы вәкиле, данлыклы якташыбыз Кәрим Хәкимов – Кызыл паша илчелек хезмәтендә Җиддәдә яшәп, 1925 елда үзе дә гомрә гыйбадәтен үтәп, урындагы халыкның мәхәббәтен яулаган.
Без исә, Җиддәдә озакка калмый, бик уңайлы, иркен автобуста төзек юллар буйлап Мәккәдән кала, мөселманнарның икенче изге шәһәре Мәдинәгә кузгалабыз. Абдулкәрим хәзрәт көр, дәртле тавыш белән хаҗ гамәленә ният тотканнарның догасын укый башлый, аңа башкалар кушыла. Йөрәкләр ешрак тибә, дулкынлану, әсәрләнү – чиксез:

“Ләббәйкә, Аллаһуммә, ләббәйкә...

Менә мин Синең алдыңда, Аллаһым, Сиңа ширек (тиңдәш) юк, менә мин Синең алдыңда, чынлап та, Сиңа мактау, Синең рәхмәтең вә нигъмәтең, вә мөлкәтең киң, Сиңа ширек (тиңдәш) юк!”

Бүлмәдәшләрем

Согуд Гарәбстаны Корольлеге – Гарәп ярымутравындагы иң зур дәүләт, башкаласы – Әр-Рияд. Мәмләкәтне, Ислам динендәге төп ике шәһәр – Мәккә белән Мәдинәне күздә тотып, “Ике мәчет иле” дип тә атыйлар. Төп байлыгы – нефть һәм газ, күчмә тормыштагы бәдәвиләрдән тыш, күпчелек халкы калаларда яши.

Җиддәдән алты сәгатьләп Мәдинәгә барганда комлыклар да кырыс кыялар күзгә ташланды, сирәк саксауллар, янтак – дөя чәнечкәге шәйләнә, ара-тирә дөяләр уртлап йөри, ялгыз ишәкләр күренеп кала. Юл читләрендә – кайчак бик тә бай төзелешле, күбрәк гади, әмма ныкчым эшләнгән мәчетләр, алар янында – пальмалар, кайсыбердә чәчәкләр дә үсә. Өйлә намазына дип, бер мәчет янында тукталгач, хәләле артыннан уңайлаган ханыма икенче якка сукмак күрсәттеләр: биредә һәр мәчеттә хатын-кызлар бүлеге – аерым, аңа аерым ишектән керелә икән.

Гарәп иленең кырыс, саран табигатен манзара кылып барганда илдә яшәүчеләрнең тырышлыгы, фидакарьлеге сокландыра да, Ислам динен таратырга дип, моннан 1100 ел элек Әхмәд Ибне Фадлан җитәкчелегендә якты язда хәзерге Башкортстан биләмәләре аша Идел Болгарына үткән мөселман руханиларының безнең яклардагы гүзәллекләргә ничекләр хәйран булганы уйландыра. Бәлки, шуңадыр да, аларның арасында, бу төбәкләрне хушсынып, Болгарда яшәргә торып калучылар булгандыр...
Ниһаять, офыкта Мәдинә шәһәренең шәһадәт бармагыдай күккә омтылган мәһабәт манаралары төсмерләнде. Озак та үтми, “Мәдинә” кунакханәсенә килеп туктадык.
Биредә безгә дүртәр кешелек бүлмәләр тәкъдим ителде. Бергә керергә дип, алдан сүз беркетеп куйганнар тиз-тиз берләште. Боегыбрак калсам, бик зәвыклы киемле, мөлаем йөзле берәүнең ягымлы тавышы коткарды:

– Борчылмагыз, апай, бергә урнашырбыз!

Бу мәрхәмәтле, ягымлы тавыш, һәрчак ярдәмгә әзер, аңлаучан караш мине тоташ сәфәрдә курчалый барды, мең рәхмәтләр яугыры!
Бүлмәгә урнашуга, исемнәргә бәйле кызыклы хәл ачыкланды.

Ватсапта төркем тупланганда ук, исем-фамилияләргә игътибар итеп, булачак юлдашларым белән таныша башлаган идем. Тәүләп Факия исемле ханыма шалтыраттым. Гомер бүләк иткән инәем Факия исемле булгач, газиз анамның исеме язлыктырмас, уртак тел табарбыз, дип ышандым. Факия ханым, чынлап та, ачык күңелле булып чыкты, ихлас аралашты, ахирәте Рауза белән хаҗда тулы Рамазанга калырга уйлауларын белдерде.

Әле без бүлмәдә нәкъ аның белән – инәемнең исемдәше белән бергә булып чыктык. Мине үзләре арасына сыенырга чакырган мәрхәмәтле тавыш иясе Оксананың әнисе – адашым, чордашым Динә Галиаскарова икән.

– Ә минем кызым Динә исемле, – дип елмайды Рауза ханым да.

Исемнәрдә шулай тап килү безне тизрәк якынайтты да кебек. Шул көннән алып без Мәдинәдә дә, Мәккәдә дә дүртәү аерылгысыз булдык: Факия Мөхәммәтҗанова, Рауза Хәмедшина, Оксана Бикбулатова һәм мин.

Мөселманнарда: “Икәү генә булсагыз да, җәмәгать булып оешыгыз, берегез имам булсын”, – дигән фәһем бар. Нәкъ шулай, безнең бәхеткә, арабыздан Факия ханым шундый оештыручы булды. Өлгер, хәрәкәтчән, җитез, эшлекле. Өстәвенә, хаҗда – ул икенче тапкыр, гыйбадәт шартларын яхшы белә. Дин юлында дәгъватчы, шәкертләргә сабак бирә икән. Чыгышы белән Федоровка районының Балыклы авылыннан. Әтисе дә, әнисе дә үтә иманлы затлар, намаз әһелләре булган.

– Әтинең кулдан язган калын дәфтәрләрен әле дә саклыйм, анда шулчаклы фәһем, – ди Факия ханым. – Дини кыйссаларны, “Бәдәвам” әсәрен кычкырып укыганы, нәсыйхәт иткәннәре гел истә. Ул Фин сугышында, аннан Бөек Ватан сугышында катнашкан. Яу кырларыннан каты яраланып кайткан. Сансыз мина ярчыкларын тәненнән табиблар кыр шартларында чүпләгән, ә үпкәсендәгесе калган. Сызланып, авыр чирләп ятып, мин җиденче сыйныфта укыганда бакыйлыкка күчте. Әниебез әти дә, әни дә булды.

Хезмәт юлын Факия ханым туган районында Юрматы мәктәбендә пионервожатый булып башлаган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, үз авылларында балаларга 17 ел татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән. 1986 елда Мәләвез шәһәренә күченгәч, биредә үз фәне мәктәптә укытылмаганлыктан, тиз арада Ленинградта белем алып, логопед һөнәрен үзләштергән. Әмма туган телгә мәхәббәте көчле булгач, Мәләвездә ана телебезне укытуны тергезүне юллап йөреп, аннан каланың татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсен җитәкләгән. Логопед буларак та, укытучы буларак та югары категорияле белгеч дәрәҗәсенә өлгәшеп, Бөтенрусия татар теле укытучыларының дүртенче съездына делегат итеп сайланган, “Русия мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре” дигән абруйлы исемгә лаек булган.

Хаҗ гамәлен, көндәлек дини гыйбадәтләрне төгәл һәм дөрес үтәүдә күзәтчелек, табигый, Факия ханым өлешенә төшеп, ул аны ифрат җаваплы аткарды. Озак еллар тел сагында булгангамы, кайсыбердә намаз укуда – кыямда тору, сәҗдәгә китүдә яки башка төгәлсезлекләр сизелә калса, күреп алып, укытучылар таләпчәнлеге белән төзәтә дә барды.

– Кызлар! Изге җирдә әз генә вакытны да бушка үткәрү ярамый! Йөгердек мәчеткә!

– Кызлар! Ифтаргача тәваф кылып килеп өлгерәбез! – дип әйдүкләде безне. Үзебезнең дә омтылышлар Факия ханымның илһамлы чакырулары белән бер дулкында булганга, сүзсез ризалашабыз. Шуңа да Мәдинәдә – Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә, Мәккәдә Хәрам мәчетендә намазларда, тәвафларда озак-озак булдык.

Рауза Хәмедшина – Факия ханымның якташы, шул районның Коралачык авылыннан. Яшьлектә Юрматы мәктәбендә бергә эшләгәннәр, гомерлеккә ахирәтләр булып калганнар, аралар еракланганда да дуслык кадерен нык саклаганнар.

Рауза ханым соңгарак Салават шәһәрендә, аннан Ханты-Манси автономияле округына караган Нижневартовск шәһәрендә яши, автотранспорт предприятиесе идарәсендә хезмәт салган.

– Юлга чыгардан алдагы көнне, 31 мартта, кыш булмаган өермәләр шашынды, ишеп кар яуды, – дип сөйләде ул. – Инде калам хаҗдан Мәскәүгә очыш булмаса, дип көяләнгәндә, ни могҗиза, 1 апрель таңында күкләр кинәт аязытты, самолетларга очыш рөхсәт ителде, шөкер, ниятләгән сәфәргә юллар ачылды.

Хаҗга аны үзе сәфәрдә “Безнең локомотив” дип атаган ахирәте Факия ханым өндәгән, Русия Ислам университетына укырга керергә дә ул димләгән.

Гәүдәсен төз тотып, кабаланмый гына йөреше, йөз-чыраеннан, бар кыяфәтеннән тотрыклы холык, горурлык чалымланып торгангадырмы, Рауза ханымны халкыбызның данлыклы артисты Сәвия апа Сираевага охшаттым. Кардәшлегегез юкмы, дип сорашып та алдым.

Аяк буыннарыбызның җегәре бер чама булганга, без Рауза ханым белән җитәкләшеп йөрергә әвәсләнеп алдык. Терсәктә терәк тою икебезнең дә адымны куәтли, төрле яктан кысрыклаган кеше агымына бирешми, алдан елгыр җилдергән Факия ханымнан калышмый, тәвафта әйләнәбез шулай.

Оксана исә Әлшәй районы Акколай авылында туган. Әти-әнисе – Динә белән Рәис Галиаскаровлар шул авылдан булып, өйләнешкәч, яшәргә Мәләвез шәһәренә күченгән. Әле дә шунда гомер кичерәләр.

Оксана мәктәптә яхшы укый, йөгерү буенча Башкортстан чемпионы титулын яулый. Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлагач, үзе укыган мәктәптә балалар укыта. Ул вакытта милиция лейтенанты булган Илшат Бикбулатовка тормышка чыгып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Чагыштырмача яшь булсалар да, аларны куандырып, оныклары нәсел чылбырын дәвам итә.

Хаҗ сәфәренә Оксана өч көн эчендә тәвәккәлләгән. Бу хакта ул үзе шулай сөйли:

– Замана шаукымы булгандырмы, Мәләвездә үз эшебезне ачып җибәрдек. Барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер, җитешлек, ярыйсы муллык, дөнья көйле, ял да итәбез, сәяхәтләргә дә йөрибез. Тик бермәл нидер җитмәгәндәй тоела башлады. Яшәү мәгънәсе турында уйландык, Ислам әдәбияты белән кызыксына башладык. Мәдрәсәдә курсларда укып, дини белем алдым, ныклап дингә баскан туганнарым белән тыгызрак аралаштым, бишвакыт намазны җайга салдым.

Исламның бишенче баганасы хаҗ икәнен белсәм дә, анда бар яктан камилләр генә бара аладыр, дип исәпләдем нишләптер. Хаҗга бару юлларын ачуны ялварып, бар күңелемне салып, догалар кылдым. Аллаһка шөкер, теләгем кабул булды – хаҗга бару мөмкинлеге очраклы диярлек ачылды.

Шулай да дулкынландым, хаҗда булганнар белән киңәшләштем. Алар барсы да: “Бар!” – дип хуплады, хәләлем дә, икеләнми ризалашып, рөхсәтен бирде. Ният кылып, өч көн эчендә юлга җыендым да куйдым. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) эзләре сакланган урыннарга барып, нәсел-ыруыбыз, якыннарыбыз, әти-әнием, балалар өчен теләкләр теләү, бакыйлыкка күчкәннәргә дога кылу – миңа Күкләрдән йөкләтелгән бер бурыч, дип аңладым.

Бераз алга күчеп, әйтәсе килә: Оксана хаҗда өч гомрә гыйбадәтен шартына җиткереп үтәргә өлгерде – үзе һәм әти-әнисе өчен.

Җиңелдән булмаган сәфәр барышында әнисенең чордашлары булган без өчәүне ул иң кадерле кешеләредәй хәстәрләде. Нинди экскурсияләр көтелә, кайчан, кая барабыз – барысын да белә, аңлата: хәзергечә әйткәндә, бүлмәбезнең администраторы кебек. Әле генә беребез белешкәнне икенчебез, өченчебез кабатлап төпченә башласа да, сабыр, ипле итеп яңадан төшендерә. Кеме­бездәдер йончып китү, сырхаулау галәмәтләре сизелсә – гел яныбызда, хәлебезгә керә, тәҗрибәле шәфкать туташыдай, тиешле даруын тәкъдим итә. Гомумән, сәфәргә бәйле читенлекләрне байтакка җиңеләйтәргә тырышты һәм җиңеләйтте ул безнең.

Бүлмәдәшләребез хакында исә Оксана үзе: “Аллаһ хикмәте җыйгандыр безне монда, – диде. – Тәҗрибәле Факия апа һәрчак өйрәтеп торды, остаз булды; Рауза апа тыныч, ышанычлы холкы белән тотрыклылыкны арттырды; Динә апа, дипломатларча, кискенлекләрне йомшартырга, хәлләрне яхшыракка үзгәртергә омтылды. Бер-беребезне шулай тулыландырып, бербөтендәй кушылдык”.

Динә МОРЗАКАЕВА.
(Дәвамы бар).

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас