

"Гаилә корыр өчен гашыйк булу җитә. Ә аны саклап калыр өчен сабыр булырга һәм гафу итәргә өйрәнергә кирәк.
Моны аңлатуы бик кыен... Яшисең, елмаясың, ә күңелне гел нидер борчый...
Бик кыен, авырмы? Ә син елмаеп ал! Чөнки син бит әле исән. Исән икән, димәк, барысы да әле алда...
Бу тормышта барысы да чагыштырмача: өч чәч бөртеге башта – бу бик аз, ә менә ашта – бу инде бик күп...
Хис-тойгылардан арындырылган проблемадан, гадәттә, гади бер хәл генә кала.
Ачулы вакытта беркемгә дә җавап бирмә. Шатлыклы чагыңда беркемгә дә берни вәгъдә итмә. Кәефең булмаган чакта бер нәрсә дә хәл итмә.
Минем холкымны сезгә карата мөнәсәбәтем белән бутамагыз: холкым нинди булуы фәкать үземнән генә тора, ә сезгә булган мөнәсәбәтем сезнең үз-үзегезне тотышыгызга бәйле.
Матур кыяфәтле кешеләр шактый күп очрый, ә менә матур күңеллеләр нигәдер күп булмый шул...
Син күтәрелеп китсәң, дуслар синең кем икәнеңне белеп алалар. Әгәр дә инде егылсаң, син дусларыңның кем икәнен белеп аласың.
Кайчакта сабырлык ярдәмендә без көч кулланып ирешә алмаган нәрсәләргә дә ирешә алабыз..." дип яза Ришат Курамшин.
Фото: pixabay.com.