+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 июль 2022, 09:35

Корбан чалу турында нәрсәләр белергә кирәк?

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 9 июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.

Корбан чалу турында нәрсәләр белергә кирәк?
Корбан чалу турында нәрсәләр белергә кирәк?


Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:
беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 9 июльдә); һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 10 һәм 11 июльдә).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри: мөселман;
ирекле; мосафир булмаган; нисаб күләмендәге малга ия кеше; бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел: бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән; я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә ала.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:
итне үзе гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра.
Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: