+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
5 Июля 2022, 13:00

Баймак районы халкы үз көче белән мәчетне ремонтлый

Түбә авылында мәчеткә янкорма төзү буенча өмә узды.

Баймак районы халкы үз көче белән мәчетне ремонтлыйБаймак районы халкы үз көче белән мәчетне ремонтлый
Баймак районы халкы үз көче белән мәчетне ремонтлый

Борын-борыннан мәчетләргә зур игътибар бирәләр, чөнки алар Ислам мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Соңгы вакытта бер авылда реконструкция үткәрелде, икенчесендә гыйбадәтханә реставрацияләнде, өченчесендә гыйбадәт кылу урыннары ачылуы турында бик еш ишетергә була.

Түбә авылы халкы да изге эштә бик теләп катнашты. Мәчетне киңәйтү өчен акчаны эшкуар Куәт Боскынов биргән, иганәчелек ярдәмен шулай ук Ишдәүләт Гыйбадәтов та күрсәткән.

Өмә уңышлы узды, авыл халкы яхшы эшләде. Ир-атлар куллары белән эшләде, ә хатын-кызлар туклыклы аш турында кайгыртты. Бу эшкә һәркем үз җанының бер өлешен кертте.

Фото: bv02.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас