+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
6 Июля 2022, 05:55

Бөре өязе мәчетләрендә кемнәр имам булып торган?

1913 елда Уфа губернасы Бөре өязендәге мәчетләрдә кемнәр имам булып торган, гомумән, кем ул имам? Бөре өязенә Башкортстанның әлеге кайсы районнары кергән? Түбәндә сүз шул хакта.

Бөре өязе мәчетләрендә кемнәр имам булып торган?Бөре өязе мәчетләрендә кемнәр имам булып торган?
Бөре өязе мәчетләрендә кемнәр имам булып торган?

Бөре өязе – Уфа губернасының иң зур административ берәмлекләре¬нең берсе. Ул бүгенге Башкортстанның Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөй¬ле, Илеш, Караидел, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл, өлешчә Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары территорияләрен үз эченә алган.

Имам – мөселманнарны үзенә ияртеп намаз укытучы мәхәллә башлыгы; берәр гыйльми карашны, мәсләкне нигезләүче, берәр дини төркемнең, мәзһәбнең башында торучы. Имам – дини дәрәҗә һәм һөнәр түгел. Исламның беренче елларында намазда имам вазыйфасын Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе, аның вафатыннан соң хәлифәләр башкарган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм хәлифәләр намазда гына түгел, ә берүк вакытта мөселманнар общинасының да җитәкчеләре, имам-хәлифләр иң югары сәяси һәм рухи авторитет та булып торганнар.


Шәригать буенча имам вазыйфасын намаз тәртибен белгән теләсә кайсы балигъ мөселман башкара ала. Җәмәгать намазында имам торучыга 10 шарт бар: Коръәнне тәҗвид белән дөрес уку; намаздагы тәкбирләрне тиешенчә һәм дөрес әйтү; намаздагы рәкүгъ һәм сәҗдәләрне җиренә җиткереп үтәү; үзен хәрам һәм шөбһәдән саклау; үзенең киемен һәм тәнен мәкруһ нәрсәләрдән саклау; җәмәгать ризалыгыннан тыш, кыйраәтне озак укымау; мактанмау; гөнаһларыннан тәүбә кылуны сорамыйча намазга басмау; үзе өчен генә дога кылмау; мәчеткә берәр мосафир керсә, хәлен белү, ашату, эчертү, кирәк кадәр ярдәм итү.

Имам – фәкать юл күрсәтүче генә. Ул юлдан ничек барырга, ничек ул юлга чыгарга икәнлеге һәркемнең үз эше.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас