+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
7 июль 2022, 06:19

Корбанга чалынган хайван сөякләрен нишләтергә?

Әлеге сорауга җавап бирер өчен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Җиңеләйтегез – авырайтмагыз...” – дип әйткән хәдисен искә алу кирәк.

Корбанга чалынган хайван сөякләрен нишләтергә?Корбанга чалынган хайван сөякләрен нишләтергә?
Корбанга чалынган хайван сөякләрен нишләтергә?

Корбан чалганда, үзеңнең малларың арасыннан иң матурын сайлап алып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Аллаһым гамәлемнән риза булсаң иде, дип корбан итеп чалу мөһим.

Коръән Кәримдә: “Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә...” – дип әйтелгән (“Әл-Хаҗ”, сүрәсе 37нче аять).

Шуңа күрә корбан ите сөякләрен кая куярга дигән сорауга гади ике киңәш бирә алабыз:
- эткә яки песигә бирергә була,
- сөякләрне күмәргә була, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас