

Шәйморатов авылында да бәйрәм алдыннан ныклы әзерлек эшләре алып барылды. Иң тәүдә җыелышып мәчет биләмәсен тәртипкә китерделәр. Бу, тәү чиратта, шушы мәчетне сафка кертүгә күп көч салган “Нил и К” медицина концертны җәмгыяте җитәкчесе Нил Хәмитовның иганә ярдәме белән мөмкин булды. Мәчеткә ул үлән чапкыч бүләк итте. Әйткәндәй, имам-хатыйп мондый бүләкне шатланып кабул итте һәм инде олы яшьтә булуына карамастан, 88 яшен тутыра, мәчет биләмәсен үзе чабып чыкты. Әлбәттә, төзекләндерү эшләрендә Илвир Моратшин җитәкчелегендәге авыл биләмәсе хакимияте дә һәрвакыт ныклы ярдәм күрсәтә. Бу юлы да техника һәм җыелган чүпне төяп, чыгару буенча ярдәм күрсәтелде. Авылның хатын-кызлары да изге эшләрдән читтә калмый. Татьяна Бәкирова – шушы авыл килене. Башка милләттән булса да, татарча бик яхшы сөйләшә. Шул ук вакытта мәчеттәге барлык эшләрдә дә, бәйрәм чараларында да актив катнаша ул. Менә бу юлы да иман йортын тәртипкә китерү буенча бик саваплы эшләр башкарган. Зифа Бәкирова, Резида Бәкирова, Фәнзил Бәкиров һәм башкалар имам-хатыйпның ныклы ярдәмчеләре.
“Галимҗан һәм Гатия” мәчете төзелүгә дә ике дистә ел вакыт узган. Димәк, төзекләндерү эшләре дә таләп ителә. Имам-хатыйп янә мондый үтенеч белән Нил Галимҗан улына мөрәҗәгать иткән. Бу эшне якташыбыз үз кулына алырга вәгъдә биргән. Тиздән биредә ремонт эшләре башланачак. Ә башкарыласы эшләр бик күп җыелган: түбәгә дә ремонт таләп ителә, идәннәрне дә яңартырга кирәк, стеналарда да бушлыклар барлыкка килгән. Бу эшләрне башкарып чыкканда, мәчеттә кыш көннәрендә дә җылырак һәм уңайлырак булачак.
Ә бәйрәм көнендә иртән-иртүк халыкны мәчеткә өндәп азан яңгырады. Гаеткә әти-әниләренә, нәнәй-картәтиләренә ияреп килгән сабыйларның һәм яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде.
Имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин Аллаһы Тәгаләнең җир йөзенә җибәргән сынаулары, Раббыбызны олылап, Аның әмерләрен үтәп яшәүнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде, Корбан гаетенең тарихын бәян итте. Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин да җыелучыларга Корбан гаете уңаенан изге теләкләрен җиткерде.
Күрше Илтирәк авылының дин әһелләре: имам-хатыйп Рәмил хаҗи Әүхәдиев һәм аның улы Динислам, мөэзин Риф хаҗи Гыйззәтуллин дә бу авыл мәчетендә узган күркәм чараларга зур теләк белән килә.
Вакыт җитүгә дин кардәшләребез гает намазына бастылар. Намаздан соң әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә догалар кылынды. Аннары бергәләшеп бәйрәм табыны артына утырдылар. Кунаклар үзләре алып килгән күчтәнәчләр һәм бәйрәмнең иганәчеләре – районның кулланучылар җәмгыяте (җитәкчесе Рәвис Әбүзәров) һәм “Рус Тех” җитештерү кампаниясе җитәкчесе Артем Хәкимовның иганә ярдәме белән авылның уңган хатын-кызлары әзерләгән кайнар аш һәм тәмле ризыклар белән сыйландылар.
Бәйрәм ахырында Әфкать хәзрәт изге эшләрдә булышлык күрсәткән гаиләләргә, Корбаен гаетен олылап килүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.