+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
11 июль 2022, 01:45

"Яхшы хатын - иманның яртысы!"

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): "Әгәр Аллаһ бер кешегә яхшы хатын бирсә, аның ярты динен саклады. Инде калган ярымында ул кеше Аллаһка тәкъвалык итсен!" - дигән.

"Яхшы хатын - иманның яртысы!""Яхшы хатын - иманның яртысы!"
"Яхшы хатын - иманның яртысы!"

"Яхшы хатынның динне саклауда иң беренче ярдәмче икәнлеге бик мәгълүм. Рәсүлүллаһ шуны хәтерләргә төшерә вә калган өлешендә саклану белән боера. Яхшы хатынга очраган кеше, шуны Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте дип белергә вә һәрвакыт шөкрана кылырга тиешле. Өстәвенә хатыннар ирләргә күрә яхшы күңелле, бәндәчелек итүне яратучы, кешелекле булалар. Аларны бозучылар вә “яман хатын” исеме алуларына сәбәпчеләр, күбесенчә, бозык вә оятсыз ирләрдер.

Яхшы хатын ирнең шәригатькә муафикъ булмаган рәвештә хатын-кызлар белән чуалмавына ярдәмче булуы кебек, гыйбадәтләрне кылу, хәрам нәрсәләргә дучар булмау турысында ярдәмче булуы мөмкин". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 306нчы хәдис. 1916).

Йә, Раббым, ирләребезгә хәерле ирләр, хатыннарыбызга изге хатыннар булырга насыйп әйлә.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас