+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
12 июль 2022, 10:30

Мәчеттә үз-үзегезне тота беләсезме?

Мәчеткә килгән кеше үзен ничек тотарга тиеш?

Мәчеттә үз-үзегезне тота беләсезме?Мәчеттә үз-үзегезне тота беләсезме?
Мәчеттә үз-үзегезне тота беләсезме?

Фәких Әбү Ләйс Әс-Сәмәрканди “Тәнбихүл-Гафилин” китабында мәчеттә ихтирамга лаек булган 15 төрле үз-үзеңне тоту кагыйдәсен күрсәтә:
1. Укып утырмаучы яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса, яки андагы кешеләр намаз укысалар (яки зикер әйтсәләр) мәчеткә керүче түбәндәге сүзләрне әйтергә тиеш: “Әс-сәләмү гәләйнә мир-Раббинә үә гәлә гибәдилләхис-салихин» (мәгънәсе: “Аллаһы Тәгаләдән безгә һәм барлык мөэмин-мөселманнарга тынычлык булсын”).
2. Утырганчы ике рәкәгать “Тәхиятүл-Мәсҗид” намазын уку.
3. Сату-алу белән шөгыльләнмәү.
4. Корал алмау, кулланмау.
5. Югалган әйберне эзләмәү.
6. Тавышны күтәреп сөйләшмәү (зикердән кала).
7. Дөнья хәлләрен сөйләшмәү.
8. Утыручыларны атлап узмау.
9. Урын өчен талашмау.
10. Намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысырыкламау.
11. Намаз укучының алдыннан узмау.
12. Төкермәү.
13. Бармакны шартлатмау.
14. Мәчеттә намаз уку урынын нәҗесләүләрен белә торып сабыйларны һәм акылга зәгыйфьләрне анда кертмәү.
15. Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылу.
Болар “Әл-Гәраиб” китабында да әйтелә, дип яза “Шура” альманахы (№13).

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас