Май ахырында гына әлеге мәчетнең стеналарын күтәрә башлаганнар иде. Беренче ташын салган вакытта Корбан гаетенә түбәсен ябып, изге бәйрәмне шунда үткәрергә дип ниятләгәннәр иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәчетне салдыручы Ринат Гыйззәтуллинның тырышлыгы һәм ярдәм итүче күпсанлы кешеләрнең көче белән Булгаково авылында яшәүчеләрнең теләкләре кабул булды: гает намазын мәчетнең үзендә укыдылар.
Имам-хатыйп Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовның динебез кыйммәтләренә багышланган вәгазе тыңлаучыларны битараф калдырмады. Корбан чалу тәртибе, Зөлхиҗә аеның фазыйләтләре турында да бик аңлаешлы мәгълүмат җиткерде ул. Аннары бергәләп Өйлә намазына бастылар.
Җыелучыларның һәммәсе дә мондагы күркәм үзгәрешләрне билгеләп үтте: узган ел белән чагыштырганда алар җир белән күк арасы кебек, диләр. Чынлап та, бик күп эшләр башкарылган: стенасын күтәрелгән, түшәмен япканнар. Тиздән манарасын төзүгә тотыначаклар. Ринат Тимербай улы әйтүенчә, киләсе елда, Ходай насыйп итсә, изге бәйрәмнәрне төзелеп беткән яңа һәм бик күркәм мәчеттә билгеләргә мөмкин булачак. Һәрхәлдә, моның өчен барлык көчебезне салачакбыз, барысын да сыйфатлы, яхшы, уңайлы итеп башкарып чыгарга тырышачакбыз, диде ул. Ә август аеннан биредә җомга намазлары да оештырыла башлаячак. Әле күптән түгел генә Стуколкино авылы янында җир биләмәсен “Суфия” мәчете карамагына арендага алып, корбан чалу өчен махсус урын булдырганнар. Әлеге бәйрәм көннәрендә анда 200гә якын баш сарык чалынган.
Бәйрәмгә җыелучылар - Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин, “Мирас” мәчете имам-хатыйбы Хәләф Өметколов, Булгаково һәм күрше авыллардан килгән дин әһелләре авылда мәчетләр төзелүгә, халыкның дингә тартылуына ихлас сөенүләрен белдерде. 2015 елда биредә беренче мәчет ачылса, тиздән алар саны өчкә җитәчәк. Ә бу бигрәк куанычлы күренеш. Авыл елдан-ел үсә, зурая, яңа йортлар барлыкка килә, яшәүчеләр саны арта. Гомумән, “Мәчетле авыл – бәхетле авыл, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Аллаһ йортында намаз барганда ишегалдында өстәлләр көйләнде. Мәчеткә нигез салынганнан бире биредә шундый бәйрәм табыннары оештырыла. Бу көнне дә мәчеткә килүчеләрне корбан итеннән пешерелгән аш һәм тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Әйткәндәй, бәйрәм табынын әзерләүгә дә бик күп кеше катнашкан. Шулай, Уфа шәһәрендә яшәүче Фәйрүзә һәм Сәяфетдин Фәйзуллиннар Ходай ризалыгы өчен корбан чалдырып, итен тулысынча мәчеткә биргәннәр. Корбанлык малны сатып алуга акчаны Санкт-Петербургта яшәүче уллары Булат җибәргән. Аның ниятен әти-әнисе зур теләк белән башкарды.
Табыннарны да авылдагы уңган хатын-кызлар бик яхшы итеп, барлык күңелләрен биреп әзерли. Мәсәлән, Резида Вәлиеваны мондагы һәр мәҗлестә очратырга мөмкин. Кайнар ашлар әзерләү – башлыча, аның иңнәренә ята.
Корбан гаетенең өченче көнендә оештырылган мәҗлес бик күркәм килеп чыкты. Табын артына җыелгач, имам-хатыйп конкурслар да оештырды. Ислам диненә кагылышлы сорауларга дөрес җвапа бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләгән иде. Ә инде кайбер сорауларга җавапны үзе дә тулыландырып, аңлатып китте.
Шулай ук Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салдыруда акчалата, кул көче һәм яхшы киңәшләре белән ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Иң мөһиме, Булгаково авылының күрке булачак яңа мәчет ачылгач та аннан кеше өзелмәс, дигән ышаныч бар. Чөнки беренче ташын салганнан бирле биредә әнә шундый зур бәйрәмнәр билгеләнеп үтелә. Әле төзелеп килүенә генә карамастан, ул тылсымлы бер тарту көченә ия, күпме кешене үзенә җәлеп итә, авылга иман нуры тарата.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.