+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
12 Июля 2022, 06:32

Тәрбиянең алтын кагыйдәләре

Мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе, сигезенче мөфти Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин тәрбия хакында нәрсә әйткән?

Добавить в предпочтительные источники Google
Тәрбиянең алтын кагыйдәләреТәрбиянең алтын кагыйдәләре
Тәрбиянең алтын кагыйдәләре


“Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.

Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә – әдәплелек ул.

Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.

Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.

Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия – өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икен­чесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе шулай ук мөгаллимнәр­дән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан.

Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер.

Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, дип яза Ризаэтдин Фәхретдин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин