

Аллаһ Тәгалә әйтә: "Кем минем биргән нигъмәтләремә шөкер кыла, аңа нигъмәтләремне тагын да арттырып бирермен, ә кем көферлек кыла аңа җәзам хәтәр булыр",— ди. Шуңа да Раббысының биргән нигъмәтләре бетмәвен, тормышы бәракәтле булуын теләгән кеше түбәндәге "Шөкрана догасын" укый ала.
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдү лилләәһи Раббил галәмиинә галәә нигмәтил иймәән.
Әлхәмдү лилләәһи Раббил галәмиинә галәә нигмәтил исләәм.
Әлхәмдү лилләәһи Раббил галәмиинә галәә нигмәтил Куръәән.
Әлхәмдү лилләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.
Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн".
Татарча мәгънәсе:
"Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Иман нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Ислам нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Коръән нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Безләрне рәсүлләр әфәндесе Мөхәммәд (галәйһис сәлам) өммәтеннән булдырганына Аллаһка шөкер!
Һәм дә безләрне иман вә нык инану әһеле юлыннан тугры итеп алып барганына без Аңа шөкер итәбез!" дип яза nur.tatar.
Фото: pixabay.com