+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 июль 2022, 06:20

Өйдән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга?

Мөселманнар өйләреннән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга тиеш?

Өйдән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга?
Өйдән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга?

"Әнәс ибне Малик тапшырганча, Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Өйдән чыкканда шушы доганы укыган кеше Аллаһ тарафыннан сак астына алыныр, хәтта шайтан да ул кешедән читләшер": "Бисмилләәһи тәүәккәлтү галәллаһ. Ләә хәүлә үә ләә куүәтә илләә билләһ". Тәрҗемәсе: "Аллаһның исеме белән, Аңа тәвәккәл кылдым, куәт һәм көч бер Аллаһтан" (Тирмизи, «Дәгъват»: 34).

Әбү Малик әл-Әшгари (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең әйткәннәрен тапшырган: "Кеше өенә кергәндә шушы доганы укысын һәм аннан соң өендәге кешеләргә сәлам бирсен": "Аллаһүммә инниии әсьәлүкә хайра-ль мәүләҗи үә хайра-ль мәхъраҗи бисмилләәһи үәләҗнәә үә бисмилләәһи хараҗнәә үә галәллаһи раббинә тәүәккәлнәә". Тәрҗемәсе: "Аллаһым! Мин керәсе һәм чыгасы урыннарны хәерле ит. Аллаһымның исеме белән кердем, Аллаһымның исеме белән чыгам. Аңа гына тәвәккәл кылам» (Мөслим, "Әшрибә": 2018).

"Гыйбадәте исламия" китабыннан.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: