+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 июль 2022, 02:50

Архивтагы хатлар сөйли...

“1947 ел. Воркутадан ерак түгел яңа шахта төзергә җибәрделәр. Безнең бригадада ике мулла да бар, бертуганнар, абыйлы-энеле. Җомга көннәрендә намаз укыйлар, аларны шуның өчен лагерь хуҗасы кушуы буенча сакчылар хәлләре беткәнче кыйныйлар. Монда эләккәнче төрле лагерьларда булганнар инде. Намаз укыганнары өчен бер җирдә дә яратмаганнар. Аларны берсе дә үзләрендә тотарга теләми. Безнең начальник та алардан котылырга уйлаган.

Архивтагы хатлар сөйли...Архивтагы хатлар сөйли...
Архивтагы хатлар сөйли...

Бер җомганы, теге агалы-энеле ике туган тагын җомга намазына бүленгәч, сакчылар алты эт алып килде. Ач этләрнең улавы котны алырлык иде. Лагерь хуҗасы намаз укучыларны алып килергә боерды. Тоткыннар тынсыз калды, моның нәрсә аңлатканын белә идек без. Алты ач эт аларны эх тә итми ботарлап, ашап бетерәчәк иде... Менә аларны алып килделәр: алдан абыйсы, арттан энесе килә. Теге алты ач этне бәйдән ычкындырып җибәрделәр. Үзләре янына этләр чабып килгәнне аңлап, тегеләр аларга каршы борылып бастылар. Икесе дә кулларын өскә күтәреп, иреннәрен кыймылдаттылар. Менә-менә ач этләр аларны өзгәләп ташлаячагын аңлап, башларыбызны аска идек. Кайберәүләр куллары белән йөзен каплады, кемнәрдер бу явызлыкны күрмәс өчен борылып басты.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Теге икәү янына килеп җиткән ач этләр алар тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Ачуланып өргән тавышлары тынды, этләр, хуҗаларын күргәч, сөенечтән чинаган тавыш чыгара бит, болар да шулай итеп алар тирәсендә койрык болгап йөри башлады. Ач этләрнең бу хикмәтен аңлап булмый иде. Менә алар теге ике мулланың аякларын ялый башлады. Этләрнең тавышлары тынгач кына, без тегеләрнең дога укуын ишеттек. Аларның “Аллаһу әкбәр!” дигән тавышлары йөрәкләрне телә иде. Тоткыннар гына түгел, сакчылар да кычкырып елады.

Лагерь начальнигының да йөзе үзгәргән иде. Ул беркемгә бер сүз дәшмичә китеп барды. Бер каравылчы этләрне сызгырып чакырып алды, теге икәүгә башкалар янына басарга кушты. Мин аңладым: Бөек Көч бар! Тырыша-тырыша Аның юклыгын исбатларга омтылсалар да, Ул бар! Җир йөзендәге барлык көчләрне бергә кушсаң да, җиңеп булмаслык Көч бар!..

Авторы билгесез”, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас