+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
22 июль 2022, 07:45

Балалар да намазга баса

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында дини тормыш кайнап тора.

Балалар да намазга басаБалалар да намазга баса
Балалар да намазга баса
Шәйморатов авылында Корбан бәйрәме алдыннан иң тәүдә җыелышып, мәчет биләмәсен тәртипкә китерделәр. Бу, тәү чиратта, шушы мәчетне сафка кертүгә күп көч сал­ган “Нил и К” медицина җәмгыяте җитәкчесе Нил Хәмитовның иганә ярдәме белән мөмкин булды.

Мәчеткә ул үлән чапкыч бүләк итте. Имам-хатыйп мондый бүләкне шатланып кабул итте һәм, инде 88 яшен тутыруына карамастан, мәчет билә­мәсен үзе чабып чыкты. Әлбәт­тә, төзекләндерү эшләрендә Илвир Моратшин җитәкчеле­гендәге авыл биләмәсе хакимияте дә һәрвакыт ныклы ярдәм күрсәтә. Бу юлы да техника белән һәм җыелган чүпне төяп чыгаруда ярдәм иттеләр. Авыл­ның хатын-кызлары да изге эшләрдән читтә калмый. Татьяна Бакирова – шушы авыл килене. Башка милләттән булса да, татарча бик яхшы сөйләшә. Шул ук вакытта мәчеттәге барлык эшләр­дә дә, бәйрәм чараларында да актив катнаша ул. Менә бу юлы да иман йортын тәртипкә китерү буенча бик саваплы эшләр башкарган. Зифа Бакирова, Резида Бакирова, Фәнзил Бакиров һәм башкалар имам-хатыйпның зур ярдәмче­ләре.
“Галимҗан һәм Гатия” мәче­те төзелүгә дә ике дистә ел вакыт узган. Димәк, төзекләндерү эшләре дә таләп ителә. Имам-хатыйп янә мондый үтенеч белән Нил Галимҗан улына мөрәҗәгать иткән. Бу эшне якташыбыз үз кулына алырга вәгъдә биргән. Аллаһ боерса, август аенда биредә ремонт эшләре башланачак. Ә башкарыласы эшләр бик күп җыелган: түбәгә дә ремонт таләп ителә, идәннәрне дә яңартырга кирәк, стеналарда да бушлыклар барлыкка килгән. Бу эшләрне башкарып чыккан очракта, мә­четтә кыш көннәрендә дә җы­лырак һәм уңайлырак булачак.
Ә бәйрәм көнендә иртән-иртүк халыкны мәчеткә өндәп азан яңгырады. Гаеткә әти-әниләренә, нәнәй-картәтиләренә ияреп килгән сабыйларның һәм яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде.
Имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин Аллаһ Тәгалә­нең җир йөзенә җибәргән сынаулары, Раббыбызны олылап, Аның әмерләрен үтәп яшәүнең мөһимлеге турында вәгазь сөй­ләде, Корбан гаетенең тарихын бәян итте. Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин да җыелучыларга Корбан гаете уңаеннан изге теләк­лә­рен җиткерде.
Күрше Илтирәк авылының дин әһелләре: имам-хатыйп Рамил хаҗи Әүхәдиев һәм аның улы Динислам, мөэзин Риф хаҗи Гыйззәтуллин да бу авыл мәчетендә узган күркәм чараларга зур теләк белән килә. Кечкенә Динислам Әүхәдиевны биредә яше-карты көтеп ала. Әле икенче сыйныфны гына тәмамла­вына карамастан, малай Ко­ръ­ән сүрәләрен яттан сөйли. Өч ел элек әтисе белән хаҗга да барып кайтканнар. Шул ук вакытта иптәшләрен дә үзе артыннан ияртә. Әнә бүген дә кунаклар җыелган вакытта малайларны үзе белән намазга бастырды һәм артыннан кабатларга әйдәде.
Вакыт җитүгә дин кардәш­ләребез гает намазына бастылар. Намаздан соң әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминле­генә догалар кылынды. Мәчеткә сәдака салучылар да күп булды. Аларның һәрберсенең теләклә­рен һәм ниятләрен исәпкә алып, хәзрәт Коръән сүрәләрен юллады.
Аннары бергәләшеп бәйрәм табыны артына утырдылар. Кунаклар үзләре алып килгән күчтәнәчләр һәм бәйрәмнең иганәчеләре – районның кулланучылар җәмгыяте (җитәк­чесе Рәвис Әбүзәров) һәм “Рус Тех” җитештерү кампаниясе җитәкчесе Артем Хәкимовның иганә ярдәме белән авылның уңган хатын-кызлары әзерләгән кайнар аш һәм тәмле ризыклар белән сыйландылар.
Бәйрәм ахырында Әфкать хәзрәт изге эшләрдә булышлык күрсәткән гаиләләргә, Корбан гаетен олылап килүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук мәчеттә башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында да сөйләп сөендерде. Шәйморатов авылында Корбан гаете әнә шундый рухи күтәренкелек шартларында узды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас