+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
25 август 2022, 09:21

Тәүбә кылу

Тәүбә кылу ул – гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.

Тәүбә кылу
Тәүбә кылу

Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (Мәгънәсе: “Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик: Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән! Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?

Тәүбә кылуның ике шарты бар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.

2. Ул Аллаһы Тәгаләдән куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларны бүтән кылмаска тиеш, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: