+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
29 август 2022, 05:01

Бу дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр...

Үз хәлеңне (рухи һәм физик) яхшырту өчен дога кылып буламы? Булса, нинди дога кылырга?

Бу дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр...Бу дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр...
Бу дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр...
Бөтен кешелеккә хас сыйфат бар: кеше һәрчак үзенең физик һәм рухи халәтен яхшыртырга, үзгәртергә тели. Күпчелек үзенең сәламәтлеге, көндәлек халәте, тормышы, эшеннән канәгать түгел. Хезмәт хакын азсына, торган йортын зурракка алмаштырырга, белемен арттырырга тели.

Ләкин Коръәни Кәримдә теләкнең генә аз булуы һәм гамәлләр кылырга кирәклеге искәртелгән. Гамәлләрнең берсе һәм иң беренчесе дога булырга тиеш, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Дога - гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил.

Бүген сезгә тәкъдим итәргә теләгән дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз: “Әллааһуммә, вәффикънии ан афувә анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-аафия” (Тәрҗемәсе: “Йә, Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәүфыйк бир, һәм шул сәбәпле миңа сәламәтлек бир”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас