+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
1 Сентября 2022, 05:50

Гыйлем алуның фазыйләтләре

1 сентябрь – Белем көне. Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле.

Гыйлем алуның фазыйләтләреГыйлем алуның фазыйләтләре
Гыйлем алуның фазыйләтләре

Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны өйрәтә. Физика, химия, биология, математика яисә бүтән фәннәр – алар барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше никадәр галимрәк булса, гыйлемне никадәр күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр якынрак була.

“Гыйлем” сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11нче аять).

Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: “Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1нче аять). Мөфәссирләр аңлатуынча, бу аятьтәге “Укы!” дигән сүз җирдәге һәм күктәге гаҗәеп матурлыкка, төрле мәхлукларга карап фикерлә, уйлан, белем ал дигәнне аңлата, дип яза dumrt.ru сайты.

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып барачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Кеше вафат булганнан соң барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдәкатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары” (Мөслим).

Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дигән: “Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге Айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары” (Тирмизи).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас