

Иманлы кеше, ягъни мөселман дәфен кылынса (җирләнсә), Ислам динендә каралган канун-кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шушы кагыйдәләр җеназа белән генә түгел, зиратта үз-үзеңне тоту, кабернең тышкы күренеше белән дә бәйле. Әдәп-әхлак дигәндә, мәетләр соңгы урын тапкан җирлектә каты тавыш белән сөйләшү, көлү һәм шаярып, кемнедер көлдерү, шулай ук тәмәке тарту, сүгенү һәм башка әдәпсезлекләр кылу тыела.
Кабернең рәвешенә килгәндә, аның өстендә зур корылмалар төзү һәм затлы, купшы итеп бизәү рөхсәт ителми. Әмма тыйнак чардуган белән әйләндереп алырга һәм гади кабер ташы куярга ярый. Шунысын да әйтеп узарга кирәктер, кабергә чардуган урнаштыру – безнең якларга хас нәрсә (мөселман илләрендә ул, гадәттә, куелмый), ә менә кабер ташын кую мөселманнар яши торган барлык төбәкләргә дә диярлек хас.
Әбү Давытның хәдисләр җыентыгында китерелгән бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, Госман ибне Мәзгун исемле сахабә (Аллаһ аннан разый булсын) җан биреп җирләнгәч, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аның каберенә таш урнаштыра һәм әйтә: “Моны кардәшемнең каберен таныр өчен куйдым...”
Шәригатьтә кабер ташы белән бәйле тагын нинди таләпләр бар? Беренчедән, ул бик зур һәм кыйммәтле булмасын, чөнки зират ул мактану, финанс мөмкинлекләреңне күрсәтү урыны түгел. Икенчедән, кабер ташына фотосурәт кую тыела, чөнки бу мөселман традицияләренә каршы килә. Кызганычка каршы, хәзер башка дин вәкилләренә, башка мәдәниятләргә ияреп, мөселман каберлекләрендә дә кеше сурәте куелу – шактый киң таралган күренеш, әмма онытмыйк: кабер ташында мондый сурәт булса, бу биредә яткан мәеткә авырлык китерергә мөмкин, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фотосурәтләрдә - Ырынбур өлкәсе Татар Каргалысы авылының (Сәгыйть бистәсе) тарихи зираты.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин