Исламда хәер сорану тыелган (хәрам). Җәмгыятьтәге бу авыруның таралуына ярдәм итү шулай ук тыелган. Хәер сорануның хәтта зина кылуга һәм гөнаһлы гамәлләргә тиң итеп каралуы турында хәдисләр бар. Мәсәлән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Мохтаҗлык кичермәгән кешенең хәер сорап йөрүе (ул ашарына, эчәренә яисә кияренә әйбер булмаганлыктан соранып йөрми, паразитлык — аның һөнәре һәм шөгыле) Кыямәт көнендә аның йөзендә мәсхәрә булып чагылачак”, - дигән.
Бервакыт Гомәр ибн әл-Хаттаб ахшам намазыннан соң берәүнең соранып йөрүен ишеткән. Ул үзенең бер ярдәмчесенә: “Бу кешене ашат”, - дигән. Күпмедер вакыт узгач, Гомәр тагын бу бәндәнең соранып йөрүен күргән. Ул: “Мин бу кешене ашатырга кушмадыммыни?” - дип сораган. Аңа ярдәмчеләре әлеге бәндәне ашатулары турында әйткән. Икенче хәлифә теге соранып йөрүче бәндә янына килә һәм аның аягы янындагы савытның ипи белән тулы икәнлеген күрә. Гомәр: “Син хәерче түгел, сәүдәгәр икәнсең (ягъни, бу синең һөнәрең)”, - дип аннан ипине ала, аны дөяләргә азык итеп бирә һәм камчы белән кизәнеп: “Башка килмә”, - дип әйтеп, бу кешене куып җибәрә.
Менә сезгә тормыштан алынган бер вакыйга. Бер илдә моннан берничә еллар элек танылган бер актриса хәйрия эшләрен җәелдереп җибәрде. Аның максаты изге иде: урамда соранып йөрүчеләргә, мохтаҗлык кичерүчеләргә ярдәм итү. Бу эшен башлап җибәргәндә үк аңа хәер соранып йөрүнең зур файда китерүче шөгыль булуы турында әйтәләр. Барыбер урамда хәер соранып йөрүчеләрнең аннан баш тартмаячагы хакында кисәтәләр. Моны ачыклау өчен актрисага фәкыйрь булып киенеп, көне буена хәер соранып йөрергә киңәш бирәләр. Ул иптәшләренең киңәшен тотарга була. Бер көн эчендә шактый акча эшләп алгач, бу ханым әлеге шөгыльнең никадәрле керем китерүен аңлый һәм үзенең хәйрия эшчәнлеген туктата.
Димәк, әгәр мөмкинлегегез бар икән, ярлылыгы һәм тормыш проблемалары турында үзегез яхшы хәбәрдар булган кешеләргә булышыгыз. Бу эшне туганнарыгыздан һәм якыннарыгыздан башлагыз. Ник дигәндә, изге гамәлләрне нәкъ менә алардан башлау хәерле.
Фото: pixabay.com.