Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укып озатырга? Бәлки балага өйрәтеп куярга кирәкле берәр дога бардыр?
Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз:
1). «Бисмилләһир-рахманир-рахим».
«Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!»
2). «Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр».
«Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле тәмамларга насыйп ит».
3). «Рабби зиднии гыйлмән».
«И, Раббым! Гыйлемемне арттыр» («Та Һа» сүрәсе, 114нче аять).
4). «Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән».
«Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде».
5). «Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».
«И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш». («Та Һа» сүрәсе, 25-28нче аятьләр).
Фото: pixabay.com.