+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 сентябрь 2022, 11:11

Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләрен беләсезме?

Мәчеткә кайсы аяктан атлап керергә, анда үзеңне ничек тотарга? Имам Әбү Хәмид Мөхәммәд Газалиның “Әдәпләр” китабыннан “Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләре”н тәкъдим итәбез.

Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләрен беләсезме?
Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләрен беләсезме?


Мәчеткә уң аяктан керергә.
Мәчеткә керер алдыннан аяк киемен нәҗестән чистартырга.
Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә.
Мәчеттә булучыларга сәлам бирергә.
Мәчеттә беркем булмаса да сәлам бирергә.
Кыйблага таба карап утырырга.
Үзеңнең хәлең һәм кылган гамәлләрең хакында уйланырга.
Аз сөйләшергә.
Беркемне дә ләгънәт кылмаска.
Тавыш күтәрмәскә.
Кешеләрне үпкәләтерлек гамәлләр кылмаска.
Мәчеттә бары тик Аллаһы Тәгаләне зикер итү белән шөгыльләнергә.
Югалган әйберләрне эзләмәскә.
Сату-алу белән шөгыльләнмәскә.
Мәчеттән сул аяк белән чыгарга.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылырга.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: