“Кайберәүләр: “Әнә фәлән кеше урлый, талый, ләкин Аллаһ җәзасын бирми, дөньяның артына тибеп яши”, — ди. Бу дөньяда һәр гөнаһның җәзасы бирелмәскә дә мөмкин. Ләкин Аллаһ каршына килгәч, һәр гамәлең өчен җавап бирәсен онытмыйк.
Гамәл дәфтәренә игелекләр, начар эшләр язылып бара. Исән чакта тәүбәгә килмәсәк, Аллаһ кушканча яшәмәсәк, ахирәттә нидер үзгәртеп булмаячак. Бу тормышта үзебезгә хәерле ахирәт әзерлик. Тормышыбыз үкенерлек булмасын. Байлык, дәрәҗә, кыйммәтле машина, коттедж да җәннәткә алып керми. Игелекле гамәлләр, биргән сәдакалар, шәригать кушканча яшәү, Коръән уку, зекер әйтү, гөнаһтан ерак булу Аллаһ каршында яраткан бәндәгә әйләндерә.
Мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылу, вафат булган якыннарыбыз рухына дога кылу үлемне искә төшерер. Бу тормышның мәңгелек түгел икәнен искәртер. Аллаһтан ярдәм сорап яшик. Догада булыйк!” дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: pixabay.com.