+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
12 сентябрь 2022, 08:55

Иң көчле ютәлне дә бетерә торган катнашма

Ютәлдән йомыркалы катнашма, ул 3 сәгатьтә аякка бастыра.

Иң көчле ютәлне дә бетерә торган катнашма
Иң көчле ютәлне дә бетерә торган катнашма
Бу катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Тиз арада савыгырга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы акмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал кашыгының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач, тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Балагыз ютәлли башласа, даруханәгә йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчереп карагыз, үкенмәссез, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Фото: "Саулык. Татар халык медицинасы".

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: