+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
13 сентябрь 2022, 10:00

“Намазны пенсиягә чыккач укырмын әле...”

Әйе, нәкъ менә шулай – “Пенсиягә чыккач намаз укырмын, мәчеткә йөри башлармын” дип әйтүчеләр, кызганычка каршы, еш очрый. Әлбәттә, иман, дин, гыйбадәт асылын аңламый торган кешеләр генә болай әйтә ала.

“Намазны пенсиягә чыккач укырмын әле...”
“Намазны пенсиягә чыккач укырмын әле...”

“Әгәр Коръәндә, шәригатьтә “Олыгайгач кына Аллаһка гыйбадәт кылырсыз, Ул кушканча яшәрсез” дигән күрсәтмә булса – бер хәл, әмма андый күрсәтмә, моңа охшаш нинди дә булса фикер дини чыганакларда юк. Киресенчә, бала тәрбияләүдән башлап, гаилә тормышын алып баруда да, ир-хатын, күршеләр, хезмәттәшләр белән мөгамәлә коруда да, белем алуда, төрле эшләрне башкаруда, тормыш проблемаларын хәл итүдә Ислам динендә каралганча, Аллаһның ахыргы пәйгамбәре өйрәткәнчә гамәл кылырга кирәк, дип әйтелә.

Әгәр кемдер техник җиһаз алса, иң элек аның инструкциясен карый һәм шушы җиһазны нәкъ шул инструкциядә аңлатылганча куллана. “Аллаһ биргән яшәеш инструкциясен пенсиягә чыккач өйрәнермен әле” дигән кеше, үзе өчен хәрам булган хәтәр, зарарлы нәрсәләрне һәм фарыз булган мәҗбүри, файдалы нәрсәләрне белмичә гомер кичерү сәбәпле, үзенә зур зыян сала. Асылда, андый кеше картайганчы үз фикере белән тегендә-монда бәргәләнеп җәфаланып яши һәм “пенсиягә чыккач дөрес итеп, дин кушканча бәхетле яши башлармын әле” дип уйлый, ә чынбарлыкта бу бит “пенсиягә кадәр миңа Аллаһ ярдәме, аның мине кайгыртуы кирәк түгел” дигән сүз...

Икенче мәсьәлә – беркемнең дә “пенсия яшенә кадәр яшәячәксең” дигән белешмә-гарантиясе юк. Яшәсәк тә, Яратучыбыз Аллаһы Тәгалә кушканнарны санга сукмыйча, үз белдегең белән намазсыз-гыйбадәтсез картайганчы яшәгән өчен Кыямәт көнендә һичшиксез җавап бирәсе була. Олыгайгач, бакыйлыкка күчү вакыты шәйләнә башлагач, кайберәүләр: “Аллаһ каршында җавап бирү вакыты килеп җитә, намазны өйрәним әле, мәчеткә барыйм әле”, – дип талпынып карый. Ләкин дога-сүрәләрне ятлар иде – хәтер юк, мәчеткә барыр иде – хәл юк...

Бер хикмәт иясе болай дигән: “Буш тәлинкә матур, әмма тамагың ач булса, анда ни мәгънә?” Кеше белән дә шулай: читтән караганда матур тормышта яшәп гомер кичерсә дә, гыйбадәтсез ул бер буш савыт кебек...

Шунысын да онытмыйк: бу дөньяда гамәл бар – хисап юк. Әхирәттә исә хисап бар, әмма гамәл кылу мөмкинлеге инде булмаячак”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: