-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
15 сентябрь 2022, 12:06

Күз тиюдән ничек сакланырга?

Күз тию мөмкинлеге булганда, махсус догалар укып, күз тиюдән саклавын сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күз тиюдән ничек сакланырга?
Күз тиюдән ничек сакланырга?

"Әгәр дә күз тигән икән инде, ул вакытта Ислам дине шәригатен яхшы белүче мөэмин-мөселман кеше камил тәһарәт белән «Фатыйха», «Аятел-Көрси», «Ихлас», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итәсенә ихлас күңелдән ышанырга тиеш. Шушы сүрә вә аятьләрне укып, суга өшкереп, шул суны күз тигән кешегә эчерү дә ярдәм итә. Әгәр өшкерелгән су зур савытта булса, шул суны күз тигән кешенең өстенә коярга кирәк. Бу очракта да Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә чын күңелдән ышану зарур.

Сезгә карата көнләшү уты белән күз тидергән булсалар, югарыда әйтелгән сүрәләрне вә аятьләрне суга укып, шул су белән сезне өч мәртәбә коендырырга кирәк.

Көнләшүчедән курыкмаска, йөрәкне андый уйлардан азат кылырга кирәк. Бу – иң яхшы чара.

Үзенең күзен каты дип санаган кеше балаларына, кардәшләренә һәм алар кулында булган нәрсәләргә сокланып караганда, «әл-Кәһеф» сүрәсенең 39нчы аятен укырга тиеш: «Культә мәә шәә-әллааһү ләә куәтә илләәә билләһ», ягъни: «Барча эшләр Аллаһ теләгәнчә була, Аллаһтан башка куәт юк».

Кулдан килгәнчә кешеләргә һәртөрле изгелекләр кылырга, сәдакалар бирергә кирәк, бу бик саваплы. Алар һәртөрле бәла-казалардан, күз тиюдән һәм көнчеләрнең явызлыгыннан киртә булып тора.

Күз тигәнне белү өчен күрәзәчеләргә, багучыларга бару кырык көнлек гамәлне юкка чыгара. Тәүбә итеп төзәлмәсә, мөшрикләрдән санала.

Күз тиюдән саклый торган бөтиләр тагып йөрергә ярамый. Сихерчеләр язып биргән бөтиләр тагу, теләсә нинди чүпрәкләр бәйләп йөрү, ирләре каршында сөекле булу нияте белән күрәзәчеләрдән теләсә нәрсә ясатып, аны ирләренә сиздермичә ашату яисә эчерү зур гөнаһ исәпләнә.

Күз тимәсен дип сабыйның маңгаена буяу белән миң ясау, бакчага, иген кырларына, юллар чатына хайван башлары элеп кую, болар барысы да – мәҗүсилек калдыклары.

Кайберәүләр яңа өйгә күчкәндә, яки машина сатып алгач, бер сарык суялар да, күз тимәсен өчен дип, шуның каны белән йортны, машинаны буйыйлар. Болай эшләргә ярамый.

Күз тиюдән саклый дип, өйгә, машинага, хайваннарга дага һәм аның эченә күз рәсеме төшерелгән кул шикелле нәрсәләр элү – хорафат гамәл. Юк-барга ышанучылар фикеренчә, кулның биш бармагы – «Фәлакъ» сүрәсенең биш аяте, ә күз – көнчелнең күзе имеш, бу да хәрам. Ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның Коръәненнән эзләргә кирәк", - дип язды Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.


Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: