Фәнүр Рәфис улы үз чыгышында районда бердәм, тырыш халык яшәвен, шуның нәтиҗәсе буларак, хезмәт күрсәткечләренең елдан-ел күтәрелә баруын билгеләде. Мәчетне төзүдә ярдәм күрсәткәннәргә зур рәхмәт белдерде, ә төзелешнең башлап йөрүчесе һәм төп иганәчесе Айдар Харисовны район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Тәтешле районы мөселманнарының дини оешмасы җитәкчесе Ибраһим хәзрәт исә Айдар Рафаэль улына Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” медален тапшырды. Мәчетне төзүгә зур өлеш керткән эшкуар Камил Ибәтуллин исә Үзәк диния нәзарәтенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Калтасы районы мөселманнарының дини оешмасы җитәкчесе Ибраһим хәзрәт бәйрәмгә җыелган халыкны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән котлады һәм яңа мәчеткә Исламның яшел әләме белән Коръән китабы тапшырды.
Мин үземне белә башлаганда яңа мәчет урынында агачтан төзелгән шыксыз гына беркатлы йорт урнашкан иде. Аның бер бүлмәсендә – Ленин исемендәге колхозның бригада йорты, икенче бүлмәсендә китапханә эшләде. Шулай булса да, революциягә кадәр биредә мәчет булган, дип, халык бу урынга ул чакта ук олы хөрмәт белән карый иде.
Бу урында эшкуар Айдар Харисовның шәхесенә һәм мәчетнең төзелү тарихына җентекләбрәк тукталып үтү мәслихәт булыр. Мин хәрби хезмәттән кайтып, район гәзите редакциясендә эшкә башлаганда хезмәттәшләрем Финия апа һәм Рафаэль абый Харисовларның уллары Айдар 6 яшьтә генә иде. Рафаэль абый гомере буена диярлек редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде. Читтән торып Дуван авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Лаеклы ялга чыккач, умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Ул елларда да редакция хезмәткәрләренең хезмәт хакы кечкенә иде. Шуңа Харисовлар, үз йортларында яшәп, озак еллар сыер тотты, ихата тутырып кәҗә-сарык, кош-корт асрады, бакча тутырып бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерде.
Айдар да әти-әнисенә охшап, кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш булып үсте. Урта мәктәпне тәмамлау белән Ижевск авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Югары белемле егетне районда Салават исемендәге колхозга баш агроном итеп тәгаенләделәр.
Ләкин узган гасырның 90нчы елларында илдә хуҗалык итүнең гадәти кысалары җимерелеп, эшкуарлар барлыкка килә башлады. Күңеле һәрвакыт яңалыкка омтылучы Айдарны да бу яңа дулкын үзенә тартып алды.
Совет илендә мебельгә никадәр кытлык булганын өлкән буын хәтерли торгандыр. Монда сүз һәртөрле гарнитурлар, стенкалар турында бармый. Сатып алырга гади генә өстәл-утыргыч, диван кебек әйберләр дә табып булмый иде бит.
Әтисенең ихатасында зур булмаган остаханә җиһазландырып, Айдар гади генә мебель җитештерүне җайга салды. Аларны сатып алучының йортына илтеп куюны оештыру халык күңеленә аеруча хуш килде.
Гади мебельгә ихтыяҗ кимегәч исә Айдар, эре сәнәгать үзәкләрендәге махсус предприятиеләр белән кооперациягә кереп, һәр сатып алучының зәвыгына туры килерлек мебель кайтартуны оештырды. Бүген аның Тәтешледә урнашкан мебель салоны хезмәтләреннән Балтач, Аскын районнары халкы да теләп файдалана.
Люция һәм Айдар Харисовлар Гөлназ исемле кыз үстерде. Ул Уфа дәүләт нефть-техник университетының икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлады.
Университетта укыган елларында ук төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар яулады. Бишенче курста укыган вакытында очрашып, аның тырышлыгы белән беррәттән, искиткеч әдәпле булуына сокланган идем. Ул кибетләрдән, аптекалардан төрле компонентлар сатып алып, хуш исле сабыннар ясый, аларны төрле чәчәкләр формасына кертеп, дусларына, сабакташларына, туганнарына бүләк итә иде.
Кызганыч, гомере генә кыска булды. Диплом алып, әтисенең предприятиесендә эшли генә башлаган иде, автоавариядә һәлак булды.
– Кызым мәктәптә укыган елларында ук мәчеткә хәер салырга йөри иде. Бер сөйләшүебездә ул: “Әти, үскәч, мин бер мәчет салдырам”, дип әйтеп куйган иде. Тик аңа бу теләген тормышка ашыру насыйп булмады, – ди Айдар Рафаэль улы.
Һәм ул кызының теләген үзе тормышка ашырырга карар итә. Аның бу карарын әти-әнисе дә, туганнары да хуплыйлар. 1916 елда мәчетнең нигезенә беренче таш салына. Һәм алты ел дигәндә Бертуган Гариповлар урамында күркәм мәчет үсеп чыга.
Район мөхтәсибәте яңа мәчетнең имам-хатыйбы вазыйфасына Салават Сабирҗановны тәгаенләгән. Күпләрнең фикеренчә, лаеклы кандидатура. Салават Сәгыйть улы Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Беркадәр колхозда зоотехник булып эшләгән, ләкин күңеле Аллаһ юлына тартылгач, дини белем алган, ике тапкыр хаҗ кылырга да өлгергән.
Һәр мәчетнең төп өлеше – манара. Бәйрәмдә чыгыш ясаучыларның берсе раславынча, манара гарәп телендә “нур сибүче маяк” дигәнне аңлата икән. Яңа мәчет халык өчен чын мәгънәсендә маякка әверелер һәм бик күп адашкан күңелләргә хак юлга басарга ярдәм итәр, дигән ышаныч зур.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.