+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 сентябрь 2022, 09:25

“Нәрсәдер әйтер алдыннан ахырын уйлыйк!”

“Күптөрле файдалы ачышлар арасында безнең өчен бик мөһим булганы – телефон, интернет челтәре. Һәр туачак көнне шуның белән башлыйбыз һәм төгәллибез. Кайберләребезнең төне дә шуның белән үтә.

“Нәрсәдер әйтер алдыннан ахырын уйлыйк!”
“Нәрсәдер әйтер алдыннан ахырын уйлыйк!”
Ул гел безнең янда. Үзе телефон, телевизор, гәзит, видеокамера, кибет, хәдисләр җыентыгы, Коръән һәм бик күп вазыйфаларны үз эченә алган безнең смартфоннар уч төбе кадәр генә

Бүгенге заман казанышларының яхшы ягы да, начары да бар. Галимнәр: «Кулдагы телефонны хәрби граната тоткан кебек саклык белән тотыгыз», – диләр. Бүгенге заман казанышлары аркасында бөтен дөнья бер авыл рәвешендә. Кайбер сәхабәләрнең дүшәмбе, пәнҗешәмбе тоткан уразаларын хатыннары да белмәгән. Ә бүген кеше атнага бер тапкыр намазга басса, җомгага барса, аны бөтен «язылучылары» белеп торсыннар дип, иҗтимагый челтәргә куя һәм үзенә игътибар бирүләренә өметләнә.

Әгәр дә без, Аллаһы Тәгалә безнең кулларга тоттырган бу коралларны дөрес итеп куллансак, бу безнең өчен хәерле булачак. Әгәр дә инде бозык юлда, гөнаһ гамәлләрне күрсәтү һәм тарату өчен куллансак, моның ахыры аянычлы булыр. Нәрсәдер әйтү, нидер игълан итү алдыннан ахыры нинди буласын уйлыйк”, - дип яза хәерле җомга көне теләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: