Уфада юбилей тантаналарын оештыручылар: Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.
Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Ибраһим диннәре традицияләренең идеаллары һәм кыйммәтләре: изге язмалар бердәмлеге - диалог һәм хезмәттәшлек” дигән XIV халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет җитәкчесе Азат Фәттахов, Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләйманов сәламләделәр.
922 елда Идел буе Болгарстаны Исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итте - бу Аллаһка ышанган ата-бабаларыбызның тарихи сайлавы иде. 1989 елда Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин башлангычы белән Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына (Ай календаре буенча) багышланган тантаналар булды. Шул вакыттан бирле узган елларда Русия мөселманнары тормышында зур үзгәрешләр була, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезү процессы бара, һәм 40 елдан артык Русия мөселманнары өммәте җитәкчелегендә аның рухи лидеры – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тора.
Быел Русия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә илнең барлык төбәкләрендә күпмилләтле Ватаныбыз һәм бөтен мөселман дөньясы өчен иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган бөек вакыйга - Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилее (григориан календаре буенча) киң билгеләп үтелә.
Фәнни-гамәли конференция “Русиядә Ислам: тарих, мөселман дини институтлар һәм күренекле дин галимнәре. Урал-Идел буе халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына” секциясендә эшен дәвам итте. Анда тарих фәннәре кандидаты, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни-тикшеренү үзәгенең Башкортстан мәдәнияте тарихы бүлеге әйдәүче белгече Марсиль Фархшатовның “Уфа ахуны Җиһангир Абызгилдин – “Госмания” мәдрәсәсе мөдәррисе”, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни-тикшеренү үзәгенең көнчыгыш кульязмалары бүлеге белгече Әхәт Салиховның “Хәбибнаҗар Үтәки эшчәнлеге турында” чыгышлары фәһемле булды.
Иртәгә Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын 40 ел башкаруына багышланган тантаналарның пленар утырышы үтәчәк. Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу тантанасы, Евразия Ислам мәгарифенә ярдәм итү ассоциациясе советының беренче утырышы, Русия югары Ислам дини мәгариф оешмалары ректорлары утырышы булачак.
Бәйрәм кунаклары Башкортстан башкаласының истәлекле урыннары белән танышачак, Уфа мәчетләренә барачак, җәмәгать белән намаз укыячак.
Фото: Айрат Нурмөхәммәтов