+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
22 сентябрь 2022, 18:35

“Безнең өчен милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”

21-23 сентябрьдә Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын 40 ел башкаруына багышланган тантаналар уза. Чараларда Русия, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Төркия, Әфганстан, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Мисыр, Һиндстан, Иордания, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия, Сүрия, Тунис, Ливан, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстаннан дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм тарихчылар, кунаклар катнаша.

“Безнең өчен милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”
“Безнең өчен милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”

Уфада юбилей тантаналарын оештыручылар: Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.

21 сентябрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Ибраһим диннәре традицияләренең идеаллары һәм кыйммәтләре: изге язмалар бердәмлеге - диалог һәм хезмәттәшлек” дигән XIV халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Бүген, 22 сентябрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын 40 ел башкаруына багышланган тантаналарның пленар утырышы үтте.

Форумда катнашучыларны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, илебез катлаулы чор кичерә, өлешчә мобилизация игълан ителде һәм сугышы ялкынына юл куймас өчен көчләрне берләштерү бик мөһим.

- Ил Президентының “Русия Федерациясендә өлешчә мобилизацияне игълан итү турында” Указына бәйле рәвештә, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Президиумы ил гражданнарын милли бердәмлеккә өндәп, Ватанны саклау һәм аның оборона сәләтен ныгыту буенча хәлиткеч чараларны хуплау турында гариза кабул итте, - диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев Башкортстанның күп гасырлар буена йөздән артык милләт һәм барлык традицион конфессия вәкилләре өчен уртак йортка әверелүен билгеледе.

- Безнең өчен милләтара, динара татулык, мәдәниятләр диалогы мөһим хәзинә, төп байлык һәм ата-бабаларыбыз васыять иткән мирас булып тора, - диде ул.

Урал Килсенбаев ассызыклаганча, бүген Башкортстанның барлык халыклары да Ватаныбызны саклау, суверенитетны һәм глобаль иминлекне тәэмин итү өчен тупланды.

Мәртәбәле форумда шулай ук Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча Югары Советы рәисе, шәех Абдулрахман Мөхәммәд Рәшид Әл-Хәлифә, Федерация Советының халыкара эшләр буенча комиссиясе рәисе урынбасары Фәрит Мөхәмәтшин, Русия Презимдентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты начальнигы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) 42нче буындагы дәвамчысы, Иордания бөтендөнья Ислам университеты, Болгар Ислам академиясе, Русия Ислам университеты профессоры, шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, онлайн рәвештә Русиянең Ислам хезмәтәшлеге оешмасында Русиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов Башкортстанның һәм Уфа шәһәренең баш раввины Дан Кричевский, Истанбулның (Төркия) элекке мөфтие Хәсән Камил Йылмаз чыгыш ясадылар.

922 елда Идел буе Болгарстаны Исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итте - бу Аллаһка ышанган ата-бабаларыбызның тарихи сайлавы иде. 1989 елда Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин башлангычы белән Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына (Ай календаре буенча) багышланган тантаналар булды. Шул вакыттан бирле узган елларда Русия мөселманнары тормышында зур үзгәрешләр була, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезү процессы бара, һәм 40 елдан артык Русия мөселманнары өммәте җитәкчелегендә аның рухи лидеры – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тора.

Быел Русия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә илнең барлык төбәкләрендә күпмилләтле Ватаныбыз һәм бөтен мөселман дөньясы өчен иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган бөек вакыйга - Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилее (григориан календаре буенча) киң билгеләп үтелә. Ул -- гомумрусия бәйрәме, аның кысаларында мөселман халкы яшәгән төбәкләрдә чаралар үткәрелә. Башкортстан Татарстаннан эстафетаны кабул итте, чара Чиләбе өлкәсендә Рәсүлев укулары белән тәмамланачак.

Бүген шулай ук, Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу тантанасы, Евразия Ислам мәгарифенә ярдәм итү ассоциациясе советының беренче утырышы, Русия югары Ислам дини мәгариф оешмалары ректорлары утырышы булачак.

Фото: Юлай Кәримов

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: