+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 сентябрь 2022, 12:30

“Раббани” мәчетенә нигез ташы салынды

Уфа районының Зубово авылында “Раббани” мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы күпсанлы кунаклар катнашлыгында узды.

“Раббани” мәчетенә нигез ташы салынды
“Раббани” мәчетенә нигез ташы салынды
Яңа мәчеткә нигез салу – шушы авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, республикабыз халкы һәм күпсанлы кунаклар өчен дә зур вакыйга. Аны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән төзиләр. Әлеге тантаналы чарада республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән дин әһелләренең катнашуы да әһәмиятен арттыра һәм күркәм итеп, бердәмлектә башланып киткән эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс, дигән өметләр уята. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге дә шунда: ул Уфа-Аэропорт юлыннан күренеп торачак һәм башкалабызга килүчеләрне каршы алып, китүчеләрне уңышлы юллар теләп озатып калачак.

- Бер таңда ике мәчеткә нигез ташы салынды: берсе – Дим бистәсендә, икенчесе монда. Ә тагын да бер мәчетнең бүген тантаналы шартларда ишекләрен ачабыз. Азан тавышлары яңгырап торыр, җомга намазлары укылыр, авылның тирә-ягы иман нуры белән балкыр, - дигән өметләрен белдерде Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, тантаналы чараны ачып.
Шул ук вакытта мәчетләргә җыелып кына, кулларыбызны күтәреп кенә тәртипле булырга тиеш түгелбез. Һәрбер әйткән сүзебез, кылган эш-гамәлләребез Аллаһы Тәгалә риза булырлык булсын. Без мәчетләрне тынычлыкта, бердәмлектә, Ходай кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәр, йөрәкләрендә иман нуры балкыган кешеләр тагын да артсын өчен төзибез, - диде ул һәм бу изге эшкә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Раббани” мәчете төзелешен башлап җибәрү уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантаналы чарада катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та җыелган кунакларны һәм авыл халкын шушы бәйрәм көне белән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә истәлекле бүләк тапшырып, республика җитәкчесенең котлавын җиткерде.

"Илнең иң борынгы ислам үзәген җитәкләргә алынуыгыза 40 елдан артык вакыт үтте. Бу еллар Сезнең милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм илнең алгарышына, мәгърифәтне үстерүгә, тынычлыкны ныгытуга лаеклы өлеш кертү дип бәяләнгән киң колачлы эшчәнлек алып баруыгыз белән истәлекле”, – диелгән иде әлеге котлауда.

Уфа районы хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Рафаэль Манкеев билгеләвенчә, Зубовода бүген 20 меңләп кеше яши, шуңа мәчет төзү мәсьәләсе күптән өлгергән иде. Һәм менә бүген бу изге эшкә нигез салына.

- Туган авылымда мәчет ачканда үземне бик бәхетле итеп хис иткән идем, бүген яшәгән авылымда иман йортына нигез салыну уңаеннан да шундый ук хис-тойгылар кичерәм, - диде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, авылда төрле милләт кешеләре гомер итүенә карамастан, күпләрнең мәчет салу ниятен хуплауларын билгеләп.

Зур бәйрәмгә әйләнде бу вакыйга. Яше-карты, күпме кунаклар җыелды. Коръән укыдылар, дога кылдылар. Изге эш башлануга шатлану-сөенү һәр кеше йөзендә күренде. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршында эшләүче “Илаһилар” ансамбле, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзаларыннан торган ансамбль, танылган җырчылар Фәридә Тимербаева, Илнур Вәлитов һәм башкаларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: