+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
26 сентябрь 2022, 08:40

Аллаһ йорты яңарыш кичерә

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылы мәчетендә күптән көтелгән төзекләндерү эшләре бара.

Аллаһ йорты яңарыш кичерә
Аллаһ йорты яңарыш кичерә
Нил Хәмитовның исеме Кырмыскалы районында күпләргә яхшы таныш. Варшавка авылында туып-үскән “Нил һәм К” медицина концерны җәмгыятенең генеральный директоры туган төягенең язмышына беркайчан да битараф булмады һәм еш кына теге яки бу проектларны тормышка ашыруда актив катнашып килә. Шулай, ике ел элек Варшавка авылына кергән җирдә истәлекле арка барлыкка килде. Ә күптән түгел Нил Галимҗан улы Шәйморатов авылы мәчетенә ярдәм итәргә булды.

Әйткәндәй, дистә еллар элек төзелеш барган чорда ул, байтак чыгымнарны үз иңенә алып, авылны мәчетле иткән иде. Юкка гына авыл халкы тирән хөрмәт билге­сеннән иман йортына аның әти-әнисе исемен бирмәде бит. “Галимҗан һәм Гатия” мәчете бу елларда имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъмә­туллин җитәкчелегендә авыл халкына намаз уку, Корбан, Ураза гаетләрен, ифтарлар уздыру, аксакаллар белән җыелышып аралашу, рухи азык алу урыны булып хезмәт итә.
Әлбәттә, мәчет төзелүгә ике дистә ел үткән. Төзек­ләндерү эшләре дә күптән таләп ителә иде. Башкарасы эшләр бик күп җыелган: түбәне дә ремонтларга, идән­нәрне дә яңартырга кирәк, стеналарда да ярыклар барлыкка килгән. Көзге-кышкы чор­да мәчетне халык җыелыр алдыннан җылыту өчен Әф­кать хәзрәткә бик авырга төшә иде. Ә гыйбадәтханәне җыеш­тыру, тәртипкә китерү кебек эш­ләрне, гадәттә, даими рә­вештә авыл халкы ярдәме белән бергәләшеп башкаралар.
Күптән түгел көчле җил вакытында мәчетнең манарасына да зыян килде. Имам-хатыйп авылның уңган егетләрен җыеп, алар аны тиз арада төзекләндереп куйды. Ә мондый зур эшне үзләре генә җиңеп чыгарлык түгел. Шуңа Әфкать хәзрәт янә Нил Хәмитовка мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә, Корбан гаете алдыннан якташыбыз авыл мәчетенә зур бүләк ясаган иде инде. Ул алып биргән үлән чапкыч бәйрәм алдыннан зур биләмәне тәртипкә китерүдә бик урынлы булды. Һәм менә Нил Галимҗан улының ярдәме белән августта биредә ремонт башланды.
Стеналар эчке яктан тышланган булса да, анда ярыклар барлыкка килгән. Шуңа иң тәүдә бүрәнәләр арасына мүк тутырдылар, җылыттылар һәм гипсокартон белән тышладылар. Шулай ук идәннәр дә җылытыла, киләчәктә анда OSP-плитәләр һәм яңа ковролин җәеләчәк, яңа ишекләр куелачак, тәрәзәләр буялачак.
Мәчетнең ишегалдында да эшләр җәелдерелгән. Мин барганда эшчеләр яңа капка урнаштыру белән мәшгуль иде. Шул ук вакытта ишектән капкага кадәр яңа асфальт түшәлә.
Башланган эш – беткән эш, дигәндәй, мәчетнең эчке ягы бөтенләй үзгәргән, яктырып киткән. Әфкать Мәүлинбирде улы да көн дә шунда, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Төзек­ләндерү эшләре баруга карамастан, гыйбадәтханәдән кеше өзелми. Күрше авылларның дин әһелләре дә килеп, төзекләндерү барышы белән кызыксына һәм эшчеләр белән бергәләп намаз укыйлар.
Тиздән, Аллаһы боерса, Шәйморатов һәм күрше авыллар халкы дини бәйрәмнәрне, җомга намазларын җылы һәм яңартылган күркәм мәчеттә үткәрә башлаячак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: