Акыллы, хикмәтле хатын барлык сөйләгән сүзләренә гел шикәр өстәп тора, ә ире әйткән барлык нәрсәләрнең тозын алып куя.
Мөэмин кеше хатынының кимчелекләре өчен аңа нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Ул аның холкындагы яхшы сыйфатларына игътибар итеп, шулар белән канәгатьләнергә тиеш.
Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган һәм сез (ирләр) аны турайтырга тырышмагыз, юкса, сындырырсыз. Шул килеш калдырып, "кәкрелегенә" күнсәгез, тынычрак, хәерлерәк булыр.
Хатыннарның иң яхшылары – ирләрен ярата торганнары, еш бәбәй алып кайта торганнары һәм ирләренә ярарга тырышып, аларның сүзеннән чыкмый торганнары", - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: vk.com/rishathazrat