Юлга чыкканда укыла торган дога:
Транскрипция: “Аллааһүммә иннии әгуузү бикә мин вә‘сааис-сәфәри вә кәәбатыйль-манзари вә сүүи-л-мүнкаләби фил-мәли уәл әһл”. (Тәрҗемә: “И Аллаһ! Юлдагы кыенлыклардан, күргәннәремннән соң өметсезлеккә чумудан, мөлкәтемә һәм гаиләмә зыян килүдән Сиңа сыенам”).
Дошманны җиңү өчен 3 дога:
Транскрипция: “Аллаһүммә әнтә раббүнә вә раббүһүм вә кулүбүнә вә кулүбүһүм би йядикә вә иннәмә йәгълибүһүм әнтә”. (Тәрҗемә: “И Аллаһ! Син - безнең Раббыбыз һәм аларның Раббысы. Безнең калебләр һәм аларның калебләре Синең хөкемдә. Безнең җиңү Синнән генә тора”). (Нәвави, әл-Әзкар: 189).
Транскрипция: “Аллаһүммә мүнзил әл-китаб сәригъ әл-хисаб, иһзим-ил-әхзаб. Аллаһүммә-һзимһүм вә зәлзилһүм”. (Тәрҗемә: “Безгә Коръәни Кәримне иңдергән һәм алдында җавап тотасыбыз булган Аллаһ! Дошманны җиңәргә ярдәм ит. Аларның бердәмлеген таратып ташла”). (Нәвави, әл-Азкар: 188).
Транскрипция: “Аллааһүммә иннә наҗгалүкә фии нухууриһим, вә нагузү бикә мин шурууриһим”. (Тәрҗемә: “И Аллаһ, хактыр ки, без Синнән аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз һәм аларның золымнарыннан Сиңа сыенабыз”).
(Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең телеграммдагы dumrt_tatar каналыннан).
Фото: pixabay.com.