+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 сентябрь 2022, 10:20

“Милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”

21-23 сентябрьдә Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаруына 40 ел тулуга багышланган тантаналар узды. Чараларда Русия, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Төркия, Әфганстан, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Мисыр, Һиндстан, Иордания, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия, Сүрия, Тунис, Ливан, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстаннан дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм тарихчылар, кунаклар катнашты.

“Милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”
“Милләтара, дин-ара татулык - ата-бабаларыбыз мирасы”

Уфада юбилей тантаналарын оештыручылар: Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет һәм М. Акмулла исе­мендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.


922 елда Идел буе Болгарстаны Исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итте – бу Аллаһка ышанган ата-бабаларыбызның тарихи сайлавы иде. 1989 елда Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин башлангычы белән Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына (Ай календаре буенча) багышланган тантаналар булды. Шул вакыттан бирле Русия мөселманнары тормышында зур үзгәрешләр була, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезү процессы бара, һәм 40 елдан артык Русия мөселманнары өммәте җитәкче­легендә аның рухи лидеры – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тора.


Быел Русия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә илнең барлык төбәкләрендә күпмилләтле Ватаныбыз һәм бөтен мөселман дөньясы өчен иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган бөек вакыйга – Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилее (григориан календаре буенча) киң билгеләп үтелә. Ул — гомумрусия бәйрәме, аның кысаларында мөсел­ман халкы яшәгән төбәкләрдә чаралар үткәрелә. Башкортстан Татарстаннан эстафетаны кабул итте, чара Чиләбе өлкәсендә Рәсүлев укулары белән тәмамланды.


21 сентябрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Ибраһим диннәре традицияләренең идеаллары һәм кыйммәтләре: изге язмалар бердәм­леге – диалог һәм хезмәттәшлек” дигән XIV халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Традиция буенча конференция Коръән аятләре уку белән ачылды. Форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет җитәкчесе Азат Фәттахов сәламләде. Ул Башкортстанда төрле дин тотучылар бул­ган 100дән артык милләт вәкил­ләренең дус-тату яшәве турында сөйләде.


– Без гасырлар буе тату яшибез, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, үзара татулык традицияләрен үстерәбез. Милләтара татулык – безнең уртак байлыгыбыз. Традиция буенча шулай килеп чыкты ки, безнең республикада Ислам аерым роль уйный, моннан ике гасыр элек нәкъ менә Уфа Русия Исла­мының үзәгенә әверелде, – дип ассызыклады Азат Фәттахов.


Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстанда классик Русия Ислам мәга­рифе нигезләре салынган. Биредә Русиянең мөселман элитасы формалашкан. Уфада Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу революциягә кадәрге чорда Уфа мәдрәсәсенә нигез салган тради­цияләрне дәвам итә.
Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләйманов үзенең сәламендә заман чакырулары фонында яшьләргә тапшырырга кирәк булган традицион рухи нигезләрне саклауның мөһим­леген билгеләде. Ул Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин шәхесенә аерым тукталды, аны илнең рухи лидеры, заманча Русиянең мөселман яңарышы юлбашчысы дип атады.


– Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 40 ел элек Диния нәзарәтен җитәкләгәндә, бөтен ил буенча аның карамагында нибары 90 мәчет булган, бүген алар 7000нән артык. Бу бик зур үзгәрешләр һәм аларның башында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тора. Кайчандыр ул 40 имам әзерләргә хыялланган, ә хәзер бездә зур бәйрәм, аның кульминациясе Ислам университетының яңа корпусларын ачу булачак, ул мәгариф эшенә һәм безгә салынган рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт итәчәк, – диде Артур Сөләйманов.
22 сентябрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын 40 ел башкаруына багышланган тантаналарның пленар утырышы үтте.


Чара Коръән укудан башланды. Форумда катнашучыларны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде, ул 1100 ел элек кабул ителгән тарихи адымның мөһимлеген ассызыклады. Баш мөфти билгеләп үтүенчә, совет чорында дин эзәр­лекләүләргә дучар булды, әмма соңгы дистә елларда рухи аң үсешендә сизелерлек алга китеш күзәтелә.


— 1991 елдан Русиядә 7 меңнән артык мәчет төзелде. Башкортстанда 42 ел элек 16 мәчет бар иде, ә бүген алар — 1400. Кичә Уфада гына да 2 мәчеткә нигез салдык, берсен ачтык, — диде ул.


Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русиянең традицион рухи кыйммәтләргә өстенлек бирүен ассызыклады, мөселманнарның һәм тугандаш дини конфессияләр вәкилләренең тыныч­лык яратуын билгеләп үтте. Дөньяда глобаль үзгәрешләр булганда, бу бигрәк тә мөһим. Баш мөфти барлык мөселманнарны Русия җитәкче­легенең суверенитетны яклау буенча карарын хупларга һәм явыз көчләргә сугыш янгынын таратырга юл куймаска чакырды.


– Ил Президентының “Русия Федерациясендә өлешчә мобилизацияне игълан итү турында” Указына бәйле рәвештә, Русия мөсел­ман­нарының Үзәк диния нәзарәте Президиумы ил гражданнарын милли бердәмлеккә өндәп, Ватанны саклау һәм аның оборона сәләтен ныгыту буенча хәлиткеч чараларны хуплау турында белдерү кабул итте, – диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.


Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев конференциядә катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде. Ул республиканың күп гасырлар буена йөздән артык милләт һәм барлык традицион конфессия вәкилләре өчен уртак йортка әверелүен билгеләде.


– Безнең өчен милләтара, дин-ара татулык, мәдәниятләр диалогы мөһим хәзинә, төп байлык һәм ата-бабаларыбыз васыять иткән мирас булып тора, – диде ул.


Урал Килсенбаев сүзләренә караганда, моннан ике гасыр элек, Екатерина II заманында, төрки дөнья белән багланышлар форпосты буларак, Уфада мөселманнарның дини ида­рәсе төзелә һәм бүген дә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда бәхәссез рухи авторитетка ия.


Мәртәбәле форумда шулай ук Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча Югары Советы рәисе, шәех Абдулрахман Мөхәммәд Рәшид Әл-Хәлифә, Федерация Советының халыкара эшләр буенча комиссиясе рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты начальнигы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мөхәммәд Пәй­гамбәрнең (с.г.в.) 42нче буындагы дәвамчысы, Иордания бөтендөнья Ислам университеты, Болгар Ислам академиясе, Русия Ислам университеты профессоры, шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, онлайн рәвештә Русиянең Ислам хез­мәтәшлеге оешмасында Русиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов Башкортстанның һәм Уфа шәһәренең баш раввины Дан Кричевский, Истанбулның (Төркия) элекке мөфтие Хәсән Камил Йылмаз чыгыш ясадылар.


22 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәһрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Советы Президенты Абдулрахман бин Мөхәммәд Әл-Хәлифә җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Яклар ике яклы сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.


– Миңа чираттагы тапкыр Башкортстанда булуым, сезнең һәм безнең мөселман кардәшләребез белән очрашуым бик шатлыклы. Һәр яңа сәфәр белән без республиканың чәчәк атуын күрәбез, – диде Абдулрахман бин Мөхәммәд Әл-Хәлифә. – Бәһрәйн короле, шәех Хамад бән Иса Әл-Хәлифә сезнең илне бик хөрмәт итә һәм Русия Президенты Владимир Путин белән яхшы мөнәсәбәтләрдә тора. Бәһрәйн Русия төбәкләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен ачык.


Башкортстан Башлыгы ассызык­лавынча, республикада конфессияара татулыкны ныгытуга һәм традицион ислам үсешенә зур игътибар бирелә.


– Соңгы 30 ел бөтен Русия мөселманнарының рухи яңарышы вакытына әверелде. Башкортстанда 1,5 меңгә якын мөселман мәхәлләсе эшли. Шул ук күләмдә студентлар ислам уку йортларында укый. Башкортстан дин әһелләре Русиянең теология мәктәбе үсешенә сизелерлек өлеш кертте, – диде Радий Хәбиров. – Белүегезчә, Башкортстанны гарәп дөньясы белән Башкортстанда туып-үскән, Совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов истәлеге дә бәйли. Быел без аның хөрмәтенә мемориаль музей булдыру өстендә эш башлыйбыз.


22 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачуда катнашты.


— Безнең ил — миллионлаган мөселманнар өчен туган йорт, Ислам дөньясының аерылгысыз өлеше. Русиядә Исламның рәсми үзәге ике гасырдан артык монда, Башкортстанда эшли. Дүрт дистә елдан артык инде танылган дини лидер булып безнең тирән ихтирамга лаек Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тора. Безнең барыбыз өчен дә ул – чын патриот һәм зирәк остаз, – дип ассызыклады үзенең чыгышында Радий Хәбиров. – Русия Ислам университетының яңа корпусларында күренекле “Галия” мәдрәсәсенең иң яхшы традицияләре дәвам итәчәк. Анда күп кенә күренекле эшлеклеләр, дин әһелләре лидерлары укыган. Алар арасында – Башкортстанның беренче мөфтие Мансур Халиков һәм Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов. Русия Ислам университеты – дини мәгърифәтнең иң эре үзәкләренең берсе. Яңа уку корпусларында булачак мөфтиләр, дин белгечләре, мәгърифәтчеләр күп гасырлык Ислам традицияләренә таянып, классик белем алачак.


Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен Башкортстан Башлыгы Башкортстан мөсел­маннарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдиновка — Халыклар дуслыгы орденын, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медален һәм Русия Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләймановка Башкортстанның Почет грамотасын тапшырды.


Тәлгать хәзрәт Таҗетдин билгеләп үтүенчә, Русия Ислам университеты – илдә җиде мөселман югары уку йортының берсе. Анда Русия төбәк­ләреннән һәм БДБ илләреннән 700дән артык студент белем ала. Баш мөфти Башкортстан Башлыгына һәм үзенең хезмәттәшләренә – мөселманнарның дини лидерларына рәхмәт белдерде, алар универ­ситетның яңа корпусларын төзүдә ярдәм итте.


– 45 ел элек мин үз укучыларыма утын саклау өчен билгеләнгән бинада гарәп теле һәм шәригать нигезләре укыттым. Шуңа күрә бүген мин – иң бәхетле кеше. Яшьләрнең нинди шартларда укуларын күрәм, – диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.


Җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңа­рышын үстерүдәге казанышлары һәм үзебезнең рухи мирасны саклауга саллы өлеш керткән, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгыткан өчен Баш мөфти Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка “Мөхәммәд Рәсүлуллаһ” медален тапшырды.


Истанбул мөфтие, профессор Сафи Арпагуш Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның һәм бөтен төрек халкының сәламен тапшырды.


– Без Русия һәм Башкортстанда мөселманнарның Ислам һәм рухи мәгарифенә никадәр игътибар бирелүен күрәбез, – диде ул. – Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу шатлыгын уртаклашабыз. Аның төзелешендә безнең дәүләт хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Республика Башлыгына һәм аның хезмәттәшләренә конфессияара татулыкны үстерүгә һәм тыныч яшәү идеалларын саклауга өлеш керткән өчен зур рәхмәт.


Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынба­сары Фәрит Мөхәммәтшин Баш­кортстанның дин күзлегеннән караганда күпконфессияле Русиянең үрнәк моделе булуын ассызыклады.


Русия Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин Русия Ислам университеты сту­дентларының заманча корпус алуын әйтте.


– Ислам мәгарифенең республикада тамырлары тирән һәм бүген дә хәлиткеч роль уйный. Баш­корт­станның данлыклы бай тарихы бар, ул Ислам дине үсеше белән тыгыз бәйләнгән, – дип билгеләп үтте Алмаз Фәйзуллин.


Ачылу тантанасыннан соң, Радий Хәбиров һәм мөхтәрәм кунаклар яңа корпус биналарын – уку сыйныфларын, тулай торакны, ашханәне һәм китапханәне карады. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, университет составында өч факультет: теолог-педагогик, дин тәгълиматы һәм Ислам тарихы факультетлары, шулай ук яңадан әзерләү, квалификация күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты булуы турында сөйләде. Укулар көндезге, кичке һәм читтән торып уку бү­лекләрендә алып барыла.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: