Җәбир бине Тарикъ Әл-Әхмәси әйткән: “Бервакыт мин Аллаһының Илчесе галәйһиссләм янына кердем һәм анда кабак күреп, аннан: “Бу нәрсә?” – дип сорадым. Ул соравыма: “Без аның белән үз ризыгыбызны арттырабыз”, – дип җавап кайтарды”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дип әйтә торган булган: “Йә Гайшә, ризык әзерләгән вакытта син аңа күбрәк кабак сал, чөнки ул сагышлы йөрәкне ныгыта!”
Шулай ук тагын бер хәдистә Әбү Талут радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: “Мин Әнәс бине Мәлик янына кердем. Ул: “Аллаһының Илчесе яратып ашаганга күрә, син миңа бик кадерле ризык”, – дип әйтә-әйтә кабак ашый иде”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт” гәзите.
Фото: pixabay.com.