

“Раббани” мәчетенә нигез салу – шушы авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык республика мөселманнары тормышында да зур вакыйга. Аны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән төзиләр. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге дә шунда: ул Уфа – Аэропорт юлыннан күренеп торачак һәм башкалабызга килүчеләрне каршы алып, китүчеләрне уңышлы юллар теләп озатып калачак.
Әлеге тантаналы чарада республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән дин әһелләренең катнашуы да төзелешнең мөһим әһәмияте турында сөйли һәм күркәм итеп бердәмлектә башланып киткән эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс, дигән өметләр уята.
– Бер таңда ике мәчеткә нигез ташы салынды: берсе – Дим бистәсендә, икенчесе монда. Ә тагын да бер мәчетнең ишекләрен бүген тантаналы шартларда ачачакбыз. Бу – бик зур һәм дулкынландыгыч вакыйга, һәммәбез өчен дә олы шатлык. Азан тавышлары яңгырап торыр, җомга намазлары укылыр, авылның тирә-ягы иман нуры белән балкыр, – дигән өметләрен белдерде Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, тантаналы чараны ачып. – Шул ук вакытта мәчетләргә җыелып кына, кулларыбызны күтәреп кенә тәртипле булырга тиеш түгелбез. Һәрбер әйткән сүзебез, кылган эш-гамәлләребез Аллаһы Тәгалә риза булырлык булсын. Без мәчетләрне тынычлыкта, бердәмлектә, Ходай кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәр, йөрәкләрендә иман нуры балкыган кешеләр тагын да артсын өчен төзибез.
“Раббани” мәчете төзелешен башлап җибәрү уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантаналы чарада катнашкан Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев та җыелган кунакларны һәм авыл халкын шушы бәйрәм белән тәбрикләде һәм, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә истәлекле бүләк тапшырып, республика җитәкчесенең котлавын җиткерде.
Уфа районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Рафаэль Мәнкиев билгеләвенчә, Зубовода бүген 20 меңләп кеше яши, шуңа мәчет төзү мәсьәләсе күптән өлгергән иде. Һәм менә бүген бу изге эшкә нигез салына.
– Туган авылымда мәчет ачканда үземне бик бәхетле хис иткән идем, бүген яшәгән авылымда иман йортына нигез салыну уңаеннан да шундый ук хис-тойгылар кичерәм, – диде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, авылда төрле милләт кешеләре гомер итүенә карамастан, күпләрнең мәчет салу ниятен хуплауларын билгеләп.
Зубово авылындагы мөселман оешмасы мөтәвәллияте рәисе итеп Альфред хәзрәт Дәүләтшин билгеләнгән, имам-хатыйп вазыйфасын Мөхәммәт хәзрәт Галләмов башкарачак. Имам-наиб вазыйфасына – Хәбибулла хәзрәт Мөхәммәтов, фәнни киңәшче итеп Марсиль Фархшатов сайланган. Мөтәвәллиятнең әгъзалары да билгеле, ул 15 кешедән тора. “Раббани” мәчете төзелешен башлау һәм биләмәне тәртипкә китерүдә бихисап кешеләр акчалата һәм кул көче белән ярдәм күрсәткән. Аларның һәммәсенең исеме рәхмәт йөзеннән язылып эленгән иде. Бу изге эшкә кушылучылар бик күп булыр, дип ышанасы килә, чөнки мөселман гыйбадәтханәсендә кеше рухи-әхлакый тәрбия ала. Нәкъ монда тынычлыкка һәм мәрхәмәтлелеккә, татулыкка һәм рәхим-шәфкатькә чакырган вәгазьләр укылачак. Әлеге көндә бу аеруча мөһим.
Зур бәйрәмгә әйләнде бу вакыйга. Яше-карты, күпме кунаклар җыелды. Коръән укыдылар, дога кылдылар. Изге эш башлануга шатлану-сөенү һәр кеше йөзендә чагылды. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршында эшләүче “Илаһилар” ансамбле, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзаларыннан торган “Затлыкайлар” ансамбле, танылган җырчылар Фәридә Тимербаева, Илнур Вәлитов һәм башкаларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Бик күркәм башланып киткән бу зур эшне изге күңелле кешеләр ярдәме белән тиз арада башкарып чыгарга насыйп булсын, дип кенә телисе килә. Ә төзелеш барган вакытта җыелышлар үткәрү, истәлекле бәйрәмнәрне билгеләү өчен махсус бина булдырылган. Анда тәһарәт алу һәм намаз уку бүлмәләре дә бар. Теләге булган һәр кеше намазны бирегә килеп укый ала.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Уфа районы.