+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 октябрь 2022, 09:53

Вәгъдә — иман

Кешеләргә биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү — дини бер вазыйфа. Ислам динендә кайбер гыйбадәтләр фарыз кылынган кебек, кайбер эшләр һәм гамәлләр дә фарыздыр. Шуларның берсе — биргән вәгъдәдә тору.

Вәгъдә — иман
Вәгъдә — иман

Вәгъдәдән кире кайтуның кешеләр өчен күп зарар китерүе мөмкин. Вәгъдәләрендә тормаучылар, бер яктан, үзләрен түбәнлеккә төшерсә, икенчедән, башкаларның хак вә хокукларын хөрмәт итмәгән булыр.

Андыйларга ышаныч та бетәр. Үзләренә карата кешеләр ихтирамын югалту сәбәпле, аларны берәү дә яратмас. Вәгъдәдә тормаучылар кыямәт көнендә җавапка тартылачак. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Вәгъдә биргәч, вәгъдәгездә торыгыз. Әлбәттә, кеше кыямәт көнендә вәгъдә үтәлеше өчен җавап тотачак“ (“Бәни Исраил“ сүрәсе, 34нче аять). Янә шул ук сүрәдә кеше үтерү, зина кылу, ким үлчәү, ятимнәр малын ашау, тәкәбберләнү кебек зур гөнаһлар арасында вәгъдәдән кайтуны да санаган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: “Монафыйкның өч галәмәте бардыр: сүз сөйләгәндә ялган сөйләр; вәгъдә бирсә, вәгъдәсеннән кире кайтыр; бер әманәт калдырылса, ул әманәткә хыянәт кылыр“.

Мөселман – дөрес кешедер, ул алдашмас, хәйлә вә ялган кормас. Чөнки болар – начар сыйфатлар.

Динебез өйрәткәнчә, түбәндәге очракларда вәгъдә бирү дөрес булмас: хәлебездән килмәгән эшләрдә, Аллаһы хәрам кылган эшләрдә.
Гөнаһ икәнен белмичә бирелеп, гөнаһ булуы ачыкланган эшләрдә вәгъдәдән кайту дөрес булыр, чөнки хатадан арынуның савабы бар.
Бирелгән вәгъдә мөһим бер сәбәп аркасында үтәлми калса, вакытында сәбәбен аңлатып, гафу үтенү дә дөрес булыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Вәгъдәдә тору — иманнандыр“. Халык әйтә: “Вәгъдә – иман“. Ягъни иманы булган һәр мөселман вәгъдәсендә торырга, вәгъдәсен җиренә җиткереп башкарырга тиеш.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: