

Хәзерге көндә күпләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм көн дип аталуын, "мәүлид" сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткерми, ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. Мәүлид – гарәпчәдән “туу” дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу – сөекле, олуг Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килгән көне дигән сүз була.
Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръәнне иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә әхирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп, салаватлар әйтелә.
Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәссәләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII-XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребезне (с.г.в.) бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең (с.г.в.), тормышы турындагы шигъри әсәрләрне) укыр өчен диндар галимнәрне үз янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәпчә һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, ин шә Аллаһ.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәләмнең туган көне булу сәбәпле, бездә, татар һәм башкорт халыкларында да, ул бик зурлап, бер ай давамында бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләр укыла, салаватлар әйтелә, догалар кылына, вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, Пәйгәмбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.
Фото: Динар Кәлимуллин