+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 октябрь 2022, 11:00

Суккул авылында “Флүрә” мәчете ачылды

10 октябрьдә, Республика көне алдыннан, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган Мәүлид аенда Дүртөйле районының Суккул авылында куанычлы вакыйга булды – мәчет ачылды.

Суккул авылында “Флүрә” мәчете ачылды
Суккул авылында “Флүрә” мәчете ачылды

Гыйбадәтханә иганәче, “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев ярдәмендә рекордлы кыска вакыт эчендә төзелгән. Альберт Рафаил улы - туган җирен яратучы булдыклы һәм игелекле шәхес, ул Дүртөйле районының чәчәк атуы өчен күп көч салды һәм “Атайсал - кече Ватан” республика проектының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңүче булды. Проектның асылы шунда ки, республика халкы үз кече Ватанына анык ярдәм күрсәтә. Альберт Дәүләтбаев битараф булмаган кеше, һәрвакыт авыл халкының проблемаларына һәм ихтыяҗларына җавап бирә. Һәм менә аның яңа игелекле гамәле - агрохуҗалык идарәсе, мәктәп, мәдәният йортыннан ерак түгел төзелгән, сөекле әнисе хөрмәтенә “Флүрә” дип аталган мәчет. Әлбәттә инде, хуҗалыкка караган авылларда яшәүче мөселманнар, мәхәллә рәисе Әнәс Сәлимханов җитәкчелегендә 2757нче мәхәллә әгъзалары Аллаһ йорты төзелешенә үз өлешен керткәннәр.

Мәчет ачуда мәртәбәле кунаклар - Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дүртөйле, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарының имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин катнаштылар.

Чараны Рамил хәзрәт Исәнбирдин Коръән Кәрим аятьләре укып ачты.

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Суккул халкын авыл тормышындагы зур вакыйга белән котлады һәм мәчет төзелешенә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, ә иң актив катнашучыларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән бүләкләр тапшырды.

- Суккул авылында бүген күркәм бәйрәм - яңа мәчет ачыла. Бу мәчет - иман йорты, аның төзелүе - авылларга дин кайта дигәнне аңлата. Гыйбадәтханәләр төзүдә халыкта та дәррәү катнаша, - диде Риф Йосыпов. - Бу мәчетнең иганәчесе - “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев. Ул нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткерә, кулыннан килә торган җитәкче, хуҗалыгы да гөрләп эшли, күңеле дә, мөмкинлекләре да җитә. Без аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дуслар, авыр заманда яшибез, ләкин безнең илебез көчле, халкыбыз бердәм, шуңа күрә, ышанам, барысы да яхшы булачак. Сәламәт, тәүфыйклы, итәгатьле булыйк, киләчәк өчен янып, шундый матур эшләр башкарыйк!

Яңа гыйбадәтханә каршындагы мәйдандагы чара бик шатлыклы һәм чагу булды: чыгыш ясаучылар тарихы 1762 елдан башланган авыл, биредә яшәгән һәм эшләгән кешеләр, иң мөһиме – динебез Ислам, тынычлык һәм мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләде.

Символик яшел тасма киселде, азан яңгырады, яңа мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды, Суккул авылы тормышының яңа этабы башланды...

Суккул авылында мәчет ачу танатансы турында тулырак “Кызыл таң”ның алдагы саннырының берсендә укыгыз.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: