+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
13 октябрь 2022, 09:45

Газраил кеше янына нинди кыяфәттә киләчәк?

Газраил галәйһиссәлам - дүрт бөек фәрештәнең берсе. Аның вазыйфасы – үлүчеләрнең җаннарын алу.

Газраил кеше янына нинди кыяфәттә киләчәк?
Газраил кеше янына нинди кыяфәттә киләчәк?
Ул төрле рәвешкә кереп, кыяфәтен үзгәртергә мөмкин. Аның тышкы кыяфәте алып кителәсе җан иясенең кылган гамәлләре һәм иманына бәйле. Иманлы бәндә янына ул бик матур кыяфәттә килеп, җанын сак кына алыр. Имансызлар янына исә ул бик тә куркыныч кыяфәттә килер, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Моның турында Имам Газәлинең «Кәшфүл кулүб» китабында бер риваять китерелә.

Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәлам үлем фәрештәсеннән: «Миңа үлүчеләрнең җаннарын алырга килгәндә нинди кыяфәттә булуыңны күрсәтә аласыңмы?» – дип сорый.

Газраил галәйһиссәлам: «Син моны күтәрә алмассың», – дип җавап бирә. Ибраһим галәйһиссәлам үтенеп сорагач, Газраил: «Миннән йөзеңне бор», – ди. Фәрештәгә кире борылганда, Ибраһим галәйһиссәлам куркуыннан аңын югалта, чөнки Газраил сасы исле, чәчләре тузып беткән, кара киемнәргә киенгән, авыз-борыныннан ут һәм кара төтен чыгып торган кап-кара кеше кыяфәтендә була.

Аңына килгәч, пәйгамбәр: «Ий, Газраил! Син имансыз кешегә үлем сәгатендә мондый кыяфәттә килсәң, аның өчен бу да җитәрлек булыр», – дип әйтә. Аннан соң ул фәрештәдән иманлы кешеләргә ничек күренәчәген сорый. Газраил: «Борылып тор», – дип әйтә. Ибраһим галәйһиссәлам кире борылганда, бик матур киемле, хуш исләр килеп торган чибәр яшь кеше рәвешендәге Газраилне күрә. «Үлем сәгатендә мөэмин синнән кала башка берни күрмәсә дә, аңа бу да җитәрлек булыр», – дип әйтә пәйгамбәр.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: