

Бу тантаналы көнне Бишкурай авыл Советы биләмәсенә караган Бишкурай, Бәләкәй Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде, Таш-Чишмә авыл халкы көтеп алды. Авыл Советының үзәге булган Бишкурай авылындагы әлеге мәчет 2002 елның җиденче декабрендә Әйшә һәм Әкрам Фәттаховлар, иганәчеләр, авыл халкы көче белән төзелеп ачылган иде. Төрле сәбәпләр аркасында әлеге мәчетнең ишекләре соңгы ун елда ябык булды.
– Хөрмәтле авылдашлар, килгән мөхтәррәм кунаклар, кадерле дин кардәшләр! Әлеге көнне бик күпләр зарыгып көтеп алды. Аллаһка шөкер, бүген төзекләндерү эшләреннән соң мәчетебезнең ишекләре янә ачылды. Моның өчен тәүге чиратта шушы авыл биләмәсендә эшләп килгән Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооперативы рәисе Илгизәр Хәмидуллин, “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шәхси предприятиесе җитәкчеләре – бертуган Айдар, Артур, Раил Баһмановлар, ярдәм кулы сузган һәрбер авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мәчетле авыл – нурлы авыл. Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булып, монда намазлар укылып, дини бәйрәмнәр үткәрелеп торсын, – диде Бишкурай авыл Советы биләмәсе башлыгы Илвир Хәмидуллин, чараны ачып.
Тантаналы чарада Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов та катнашты. Ул чарада катнашучыларга район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның котлау сүзләрен җиткерде һәм төзекләндерү эшләрендә зур ярдәм күрсәткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды Рөстәм Әбушахмин үз чыгышында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның ихлас теләкләрен җиткерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
– Бүген бик тә истәлекле көн. Миңа Ходайның рәхмәте белән 2002 елда бу мәчетне ачу тантанасында да катнашырга насыйп булган иде. Ул чакта мин яшь кенә егет булсам да азан әйтергә насыйп булды. Бүген кечкенә Батырхан Баһманов Коръән сүрәсе укып, барыбызның да күңелләрен хушландырды. Бу бик матур күренеш. Алдагы көннәрдә дә мәчеткә яше дә, өлкәне дә намазлар укырга йөрер дигән өметтәбез, – диде имам-ахунд Рөстәм Әбушахмин.
– Мин дүрт ел элек туган авылыма эшкә кайткач, шушы мәчетне яңадан сафка кертү теләге белән яндым. Аллаһка шөкер, бу эшне бергәләп эшләп чыгарга насыйп булды. Мәчет ачылып, ул буш торса, безнең эшләгән эшләребез юкка чыгачак. Шуның өчен дә Аллаһ йортына дин кардәшләребез һәрдаим йөрергә, иң мөһиме – балаларыбыз, яшьләребезне үз артыбыздан ияртергә тиешбез. Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, киләчәктә дә бергә булырга язсын, – диде Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооперативы рәисе Илгизәр Хәмидуллин.
Чарага Илеш районы авылларыннан, Яркәйдән дә кунаклар күп килгән иде. Бишкурай авылы хәзрәте Равил Насыйров, Аккүз авылы хәзрәте Нәүфәл Әшәрәпов, Башкортстан Республикасы Русия мөселманнар берлегенең Илеш районы бүлеге җитәкчесе Фәндәлия Шәрифҗанова, Айдар Баһманов, Марс Яруллин, Таһир Баһманов һәм башкалар үз чыгышларында бүгенге чараның әһәмиятен ассызыклады, бу зур эшне башкарып чыгуга алынган җитәкчеләргә, иганәчеләргә, өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Төп иганәчеләрнең берсе булган Айдар Баһманов үз чыгышында теләге булган өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга дини дәресләр үткәрә башларга кирәкленен тагын бер кат ассызыклады.
Әйткәндәй, Баһмановлар туган авылы – Иләкшидедә дә мәчет салу нияте белән йөриләр. Инде булачак мәчетнең нигезен салганнар. Тырыш, уңган, эшсөяр гаилә әгъзаларыннан бу эшне дә аткарып чыгуларына авыл халкының шиге юк.
Җомга намазына чакырып, авылның аксакалы Әхнәф Мазаев азан әйтүгә авылдашлар бер сафка тезелеп намазга басты.
Мәчеттә тәрәзләр, ишекләр яңага алыштырылган, су кертелгән, җылыту системасы тулысынча яңартылган, диварлар тигезләтелеп буялган, идән яңартылып, җәймә җәелгән, түшәм заманча корылма белән яңартылган, затлы люстра эленгән, тәһарәт алу бүлмәсе җиһазландырылган. Авыл биләмәсенә караган авылларда яшәгән һәм шушы авылларда туып-үсеп, инде читтә яшәгәннәр дә үз өлешен керткән.
Чараны Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алып барды.
Фото: Зөһрә Исламова.