"Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр киң - ул беркайчан да тәүбә ишеген япмый. Үлгәч, үлемнең билгеләре беленә башлагач, кыямәт билгеләре күренә башлагач, тәүбә капкасы ябыла", - дип яза “Ислам нуры”.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә ("Фуркан" сүрәсе, 70нче аять) "Берәү гөнаһларыннан тәүбә кылып, Аллаһ ризалыгы өчен гамәлләр кылса, Аллаһ аның әүвәлге гөнаһларын изгелеккә алыштырыр", — дигән.
Бу дөньяда Аллаһ Тәгалә нигъмәтенең йөздән бере генә күренә, калганы җәннәттә. Тәүбә безгә җәннәткә юл ача, бу дөньяда да ризыгыбызны киңәйтә, тәүфыйк, һидаятебез дә арта. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Берәү тәүбә кылса, Аллаһ ризыгын киң кылыр", — дигән.
Фото: pixabay.com.