+19 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Иман
21 октябрь 2022, 05:31

Җомга көнебез мөбарәк булсын!

Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле һәм хәерле гомер насыйп итсен.

Җомга көнебез мөбарәк булсын!Җомга көнебез мөбарәк булсын!
Җомга көнебез мөбарәк булсын!
Укыган намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, күңелләребез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез сәламәт булсын!

Йә, Раббым! Безнең үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл! Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә, тәүбәле булып яшәргә насыйп ит!

Бөтен нәрсәне, хәтта күңелләребездәге фикерләрне белеп торучы Раббым, бөтен игелекләребезне кабул ит. Дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр, көчебездән килгән кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп ит!

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас