

Аларны карап үтик.
“Ий, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһы сабыр итүчеләр белән” (“Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе, 153нче аять).
Галимнәр әлеге аятьтәге “әс-саләһ” сүзе дога кылуны белдерә дип аңлаткан урыннар бар. Шуңа да әлеге аятьтән аңлавыбызча, биредә дога, намаз, сабыр итү барысы да бергә үрелеп бара.
Чираттагы аятьтә Раббыбыз болай дип әйтә: “Әйт (Расүлем): Безгә Аллаһының язганыннан башка, асылда, берни килмәс. Ул безнең Яклаучыбыз. Мөэминнәр Аллаһыга гына тәвәккәл итсен” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 51нче аять).
Әгәр адәм баласы бу аятьне тулысынча аңлап, аның буенча гамәл кылса, бу аңа тормыштагы төрле вакыйгаларны Раббыбызның тәкъдире дип, нинди очракта да тынычлык сакларга һәм бу сынауларны кабул итәргә ярдәм итәчәк, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Аллаһыны искә алу мөэмин кешесенең күңеленә тынычлык салуы хакында Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “Алар иман китергән һәм күңелләре Аллаһыны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһыны зикер итү белән тынычланмыймы?” (“Әр-Рагъд / Күк күкрәү” сүрәсе, 28нче аять).
Фото: pixabay.com.