+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
1 Ноября 2022, 06:19

Магнитогорск шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үтте

Магнитогорск шәһәрендә үткән Мәүлид бәйрәменнән килеп ирешкән фотосурәтләр белән уртаклашабыз. Алар тамашачыларның, катнашучыларның хисләрен чагылдыра: шатлык, кайгырту, соклану, горурлык, кызыксынучанлык...

Магнитогорск шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үттеМагнитогорск шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үтте
Магнитогорск шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үтте
Димәк, Магнитогорск мөселманнарының урындагы дини оешмасы тарафыннан оештырылган чара игътибарны җәлеп итәрдәй дә, нәсыйхәтле дә, кызыклы да булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең тормышына багышланган мондый бәйрәм биредә 2007 елдан бирле оештырыла икән инде, аның “Халыклар дуслыгы йорты”нда узуы күркәм гадәткә әверелеп, каладагы әһәмиятле мәдәни чаралар рәтенә кергән.

Мөселманнарның Мәүлид чарасына башка милләт һәм башка дин вәкилләре дә килә, татар һәм башкорт халык төркемнәре тәэсирле итеп чыгыш ясый. Бу кичәдә вәгазьләр сөйләнү белән беррәттән салаватлар, мөнәҗәтләр башкарылган, дини темага багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән. Болар барысы да Ислам диненең мәңгелек рухи кыйммәтләрен чагылдыра, дип яза DUMRF_TAT телеграм каналы.

Фото: DUMRF_TAT

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас