“Никахлашу белән чит кеше якын һәм яраткан кешеңә әйләнә, бу хакта Коръәндә дә әйтелә: «Ул – кешене судан яралткан һәм аңа туганнар һәм нәсел-нәсәп бирде. Синең Раббың (барысы өстеннән дә) кодрәт ияседер» (“Әл-Фөркан” сүрәсе, 54нче аять).
Никахлашуның төп максаты булып гаилә кору тора. Аллаһтан килгән бу нигъмәтне үзеңдә булдыру гына түгел, еллар дәвамында сакларга да кирәк. Ныклы гаилә җәмгыять чәчәк атсын өчен нигез булып тора: гаиләсез тормыш - яфраклары һәм җимешләре булмаган агач кебек. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең иман китерүчеләрне, аларның шатлыгы тулы булсын өчен, соңгы яшәү урынында үзләренең ирләре һәм балалары белән кавыштырачагы хәбәр ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам дә кешеләрне никахка керергә өндәгән һәм хәтта үзеңне тулысынча гыйбадәткә багышлау хакына гаилә корудан баш тартуны тыйган.
Ислам буенча тормыш юлдашын дөрес итеп сайлау шартлары да бар. Төп шарт булып күркәм холык һәм динилек тора. Аллаһ Илчесе мөселманнарга болай дип васыять иткән: «Һичшиксез, дингә тугрылыклы булганын алырга тырышыгыз» (Әл-Бохари «Сахих»ы, 4802, Мөслим «Сахих»ы, 1466). Моңа охшаш үгет-нәсыйхәтне Пәйгамбәребез кияү егетләренә карата да биргән: «Әгәр сезне яучыларга динилеге һәм әхлагы белән сез канәгать калырлык кешеләр килә икән, аларга [кызларыгызны] кияүгә бирегез, әгәр сез моны эшләмәсәгез, җир йөзендә коткы барлыкка киләчәк һәм әхлаксызлык киң таралачак» (Әт-Тирмизи «Сунан»ы, 1084, Ибн Мәҗә «Сунан»ы, 1967) .
Билгеле: бу очракта кәләшнең никахка ризалык бирүе никахлашу өчен зарури шартларның берсе булып тора. Мәхәббәткә килгәндә, Коръән болай дип әйтә: «Бергә яшәвегез өчен, үзегездән хатыннарыгызны яралту да, һәм арагызда мәхәббәт һәм [йөрәкләрдә] шәфкать барлыкка китерүе дә - Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда - фикерләүчеләр өчен билгеләр бар» (“Әр-Рум” сүрәсе, 21нче аять).
Танылган мөселман дин галиме А. Тахмаз билгеләп үткәнчә, шәригать күзлегеннән караганда да мәхәббәт булу кирәк: «Ир белән хатын арасында мәхәббәт кирәк, ул гомумбилгеле факт кына түгел, ә шәригать (Ислам кануннары) таләп иткән нәрсә булып тора, ә бу ир белән хатынның һәркайсы бу мәхәббәтне ныгытырга тырышырга тиеш дигәнне аңлата» , - дип яза мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.
Фото: dumrf.ru